Өч бала туган, алты кеше вафат: Пычак авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Өч бала туган, алты кеше вафат: Пычак авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте
Өч бала туган, алты кеше вафат: Пычак авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Халыктан барлыгы 292 мең 600 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелып ул дәүләттән 1миллион 485мең булып кайткан.

Бүген Пычак авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте. Ул җирлек башлыгы Габделфәрт Нәфыйков чыгышы белән башланды.

“Җирлегебезгә 3 авыл керә. Өч авылда барлыгы 303 хужалык исәпләнә, аларда 798 кеше яши. Читтән күченеп килүчеләр исәбенә халык саны арта. Быел яңадан 3 яшь гаилә жирлегебезгә яшәргә кайтты. Буш торган 3 йортка яңа хуҗалар килде. Демографик яктан килгәндә, уңай якка түгел: 3 бала туды, 6 кеше вафат булды, — диде ул. — Җирлектә 239 баш мөгезле эре терлек, 58 баш савым сыеры, 514 баш сарык, 77 ат исәпләнә. Мөгезле эре терлек саны узган ел белән чагыштырганда ким булса да, ат асраучы хуҗалыклар күбәйде. Үзара салым акчасы җирлектәге халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен тотыла.

Арпаяз авылы халкыннан 91 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелды һәм дәүләттән 455 мең булып, Пычак авылы халкыннан 61 мең сум акча җыелды һәм дәүләттән 305 мең булып, Әсән-Елга авылы халкыннан 140мең 600 сум акча җыелып, дәүләттән 703 мең булып кайтты. Халыктан барлыгы 292 мең 600 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелып ул дәүләттән 1миллион 485мең булып кайтты.

Әсән-Елга авылында үзара салым акчасына эшләнелгән эшләр:

Ершовка карьерыннан 200 т таш сатып алынды. Аның өчен 250 мең сум акча түләнелде. Набережная урамына съезд ясау өчен 4 метр киңлектәге 140 метр юлга балчык ташып түшәлде, ком һәм таш җәелде. Бу эшләрне башкарган өчен барлыгы 400 мең сум акча тотылды. 65 мең сумга диаметры 50 смлы 12 метр озынлыктагы су торбасы сатып алынып, шушы юлга салынды.

Арпаяз авылында үзара салым акчасына Ершовка карьерыннан 130 тонна таш сатып алынды. Бу эш өчен 160 мең сум акча түләнде. Шушы таш белән Арпаяз авылы урамына ремонт башкарган өчен 100 мең сум акча тотылды. 35 мең сумлык лампочкалар, яктырткычлар, 65 мең сумга су насосы сатып алынды.

Пычак авылында үзара салым акчасына Ершовка карьерыннан 160 тонна таш сатып алынды, моның өчен 190 мең сум акча түләнде.Шушы таш белән Пычак авылы урамына ремонт башкарган өчен 120 мең сум акча тотылды. Кыш көне өч авылның да юлларын кардан чистартып тору өчен, җәй көне юл кырыендагы чүп үләннәрен чапкан өчен 145 мең сум акча бүленде”.

2025 елда Пычак авылында балалар мәйданчыгы төзелде. Пычак урта мәктәбе программа нигезендә капиталь ремонтка кергән иде. Ремонт эшләре уңышлы гына төгәлләнеп, 1 сентябрь көнне заман таләпләренә туры килә торган, белем алу өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган мәктәпне ачу тантанасы булды.

3 авылда да балалар мәйданчыгы бар. Җирлек халкы су белән тулысынча тәэмин ителгән. Су трассаларын вакытында ремонтлана, Пычак урта мәктәбендә 2025 елда су трассасы алышынды һәм бер янгынга каршы гидрант куелган.

Җирлектә яңа йортлар салына, авыллар усә, яңара. Узган ел Әсән-Елга авылында 3 йорт салынган. Программа нигезендә мәктәп каршындагы ике авылны тоташтыра торган юлга асфальт юл салынган. Оман-Оштырма елгасының уң ярындагы елга үзәнен чистарту программасы бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килә .

Җыенда бу төбәкне үзенең күркәм эшләре белән куандырган, Татарстан Республикасының “Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе директоры Илнар Хафизов турында да җылы сүзләр кат-кат әйтелде. Соңгы вакытта гына аның ярдәме белән Әсән-Елга авылының исеме стелла итеп урнаштырылган.

Җирлек башлыгының хисабыннан соң Асанбаш агрофирмасы генераль директоры Рафис Баһаутдинов сүз алды. Ул узган ел хуҗалыктагы күрсәткечләр турында сөйләде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина районда һәр тармакта башкарылган эшләр, икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Җыенда эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары – тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Закирова да чыгыш ясады. Ул районда узган ел җинаятьләр саны 2024 ел белән чагыштырганда ким булса да, мошенниклар тозагына эләгүчеләрнең саны артуын әйтте. Узган ел безнең районда яшәүчеләр 52 миллион 250 мең сум акчаларын кырыгалдарларга күчерүләре турында сөйләде һәм мошенниклардан сак булырга чакырды. Шулай ук үз чыгышында ул яшьләрне эчке эшләр бүлегенә эшкә өндәде.

Район янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары Газинур Хаев исә янгын чыгу сәбәпләренә тукталды. Кышкы чорда аеруча куркынычсызлык таләпләрен үтәргә чакырды.

Җыенда шулай ук бер төркем алдынгылар бүләкләнде