Василий Батаев – Ватан кушкан бурычны үтәүче герой

Василий Батаев – Ватан кушкан бурычны үтәүче герой
Василий Батаев – Ватан кушкан бурычны үтәүче герой

Марафончы Анастасия Шәймәрданова авылдашы, СВОдагы Василий Батаев турында язды.

Бүгенге көн геройлары – яу кырында илебезнең тынычлыгы өчен көрәшүчеләр. Шуларның берсен — Батаев Василий Михайлович.

Әтисе Михаил Максимович Кабан Бастырык авылында ишле гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән эш белән тәрбияләнгән — чана, арба, көянтә, дуга, урындык, эскәмия ясау, умарта карау, иген игү, утын әзерләү, печән чабу — бу эшләрнең барысына да Максим Николаевич дүрт малаен да өйрәтеп үстерә.

Уллары Олег, Владимир, Леонид, Василий, Зәй шәһәре мәктәпләрендә укып белем алдылар. Үзләре теләгән һөнәрләрне үзләштереп гаилә кордылар. Мишка дәдәйнең, Олег белән Владимирның гомерләре кыска булды шул, авырып Ходай каршына киттеләр. Кече уллары Леонид белән Василий икесе дә Казанга күчеп киттеләр.

Василий Совет Армиясендә хезмәт иткәндә контракт белән Чечняда хезмәт итте. Армия сафларыннан сон ул Зәй шәһәренә кайтып курслар үтте һәм коткаручы-водолаз булып эшкә урнашты. Коткаручы-водолаз иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Иң катлаулы гадәттән тыш хәлләрдә иң беренче ярдәмгә ашыгучылар алар. Илебезнең тынычлыгы бозылгач, Василий үз теләге белән «миннән Ватаныбызга, андагы сугышчыларыбызга күбрәк файда булыр», дип яу кырына китүне сорап контракт төзи. Башта ул медицина хезмәткәрләренә сугышчыларга ашыгыч ярдәм кирәк булган чакта ярдәм итә, хәзер инде ел ярым башка частьтә. Җиңүнең безнең якта булуына, Василийның, барлык илебезнең иминлеген саклап гомерләрен куркыныч астына куеп көрәшүче сугышчыларыбызның исән-имин җиңү белән әйләнеп кайтуларына өметләнәбез, ышанабыз, барыбыз да чиркәүләргә барып күмәкләшеп иман укып Ходайдан ялварып сорыйбыз.

Безнең авыл җирлеге башлыгы Радик Тәкъсинович, ак дәдәбез Илья Батаев һәм авыл җирлегендә өч авылда — Кабан Бастырык, Дүрт Мунча, Зичәбаш авылындагы барлык кешеләр дә бердәм булып дөньялар тынычлансын, җирдә тынычлык урнашсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.