Сарман милли бәйрәмебезне яңгыр белән каршы алса да, ул һич кенә дә аны үткәрергә комачауламады. Киресенчә, вак һәм талгын гына яуган җылы яңгыр райондашларыбыз күңеленә яңа өмет салды. Ул бүгенге көндә иген кырлары, бакчадагы җиләк-җимеш һәм яшелчәләребезгә бик тә кирәк иде.
Ә бәйрәмнәрнең иң матур өлеше, мөгаен, кунак каршылаудыр. Даулы болын быелгы бәйрәмгә тагы да матурланган иде – илебездә гамәлгә ашырыла торган милли проект кысаларында Минзәлә елгасының Сабантуй үтә торган мәйданында өстәмә төзекләндерү һәм матурлау эшләре башкарылган. Ә быелгы шатлыгыбызны якташыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы, районның шәрәфле гражданы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, районыбызның шәрәфле гражданы Илдар Фатыйхов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, якташларыбыз – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстан Республикасы Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов, нефть тармагы ветераны Илгиз Салихов һәм башкалар уртаклашты. Алар иң элек авыл җирлекләре һәм оешмалар әзерләгән йортларны карадылар. Кунакларны һәркайда җыр, бию һәм ипи-тоз белән каршы алдылар. Биюләргә кунакларыбыз да кушылды. Үзара җылы аралашу күңелләрне дә, көнне дә тагы да җылытып җибәргәндәй булды.
