«Интертат» редакциясе татар супергерое Муса Җәлил турында татарча комикс әзерли. Бу фантастик тарихта шагыйрь язмышы антиутопия, мультигаләм һәм туган телне саклау темасы белән берләшә.
Сюжет буенча, Муса Җәлил көтмәгәндә ерак киләчәктәге Берлинга эләгә. Дөнья белән ясалма фәһем – Тынлык Архонты идарә итә. Ул кешеләр арасындагы аерманың котылгысыз рәвештә сугышларга һәм бәрелешләргә китергәненә ышанып, «Стандарт» дигән бердәм тел булдыра. Калган телләрдә сөйләшү тыела һәм алар бары тик архивларда гына сакланып кала. Бу вакытта татар теле рәсми төстә юкка чыккан тел булып санала инде.
Мусаның барлыкка килүе системадагы идеаль тәртипне боза. Архонт каршында 1942 елдан килгән кеше пәйда була. Бөтен тарихи мәгълүматлар буенча ул инде күптән үлгән була, тик кабат терелә – һәм инде беркем дә сөйләшә алмаган татар телендә иркен сөйләшә.
Проект нигезендә фантастик маҗара гына түгел, ә Җәлилнең чын тарихы да бар: әсир төшүе, яшерен көрәш, аның көрәштәшләре, шигырьләре һәм кызы Чулпан турында истәлекләр. Бу вакыйгалар әкренләп киләчәк белән үрелә. Мусага ни өчен нәкъ менә ул Архонт системасын пыран-заран китерергә тиешле булуына төшенергә кирәк була.
Комикс 12 чыгарылыштан тора. Ул заманча супергеройлар турындагы графика стилендә бизәләчәк. Комиксның төп теле – татар теле.
Фантастик сюжет аша без һәр чорда да актуаль булган сорауларны күтәрергә телибез:
- Кешене кеше итүче нәрсә?
- Тел кешеләрсез яши аламы?
- Хәтерне юк итәргә теләсәләр дә, ул сакланып кала аламы?
- Бәһасе бик югары булса да, без нәрсәне саклап калырга әзер?
Редакция өчен бу комикс – Муса Җәлил тарихын заманча аудиториягә яңача җиткерү мөмкинлеге. Бу биографияне кабатлау гына түгел. Без иң мөһимен саклап калырга телибез – кешене, аның сүзен, сайлавын һәм үлемнән дә көчле булган хәтерне.
