Бу хакта хәрби-җырчы үзе хәбәр итте.
Махсус операциягә киткәндә Филүс Каһиров репертуарындагы "Киек каз юллары" җырын башкарып популярлык казанган җырчы Артур Хәсәнов турында укучыларыбыз кызыксынган иде.
Аллаһка шөкер, Артур исән-сау. Төп эшеннән тыш ул иҗатны да ташламый.
Шушы көннәрдә җырчы хәрби үзенең социаль челтәрендә шатлыклы хәбәр җиткерде.
Артур Хөсәенов яңа җыр яздырган. Илзирә Вәлиуллина шигыренә Игорь Дмитриев "Казлар» дигән җыр язган.
«Җырым барлык мәйданчыкларда! Аны рәхәтләнеп тыңлый аласыз, дуслар», – дип язды хәрби үзенең сәхифәсендә.
Җыр туган якны сагыну турында.
Фото Артур Хәсәновның соцчелтәрендәге сәхифәсеннән алынды.
