Советлар Союзы һәм Россия телевидениесенең атаклы дикторы Светлана Жильцова 89 нчы яшендә вафат булган. Бу хакта «Первый Канал» хәбәр итә.
Ул Альберт Аксельрод белән беренче тапкыр – КВНны, шулай ук «Веселые нотки», «Будильник», «Спокойный ночи, малыши»,«Песня года» тапшыруларын, «Пионер» тележурналын алып барган.
Светлана Жильцова 1993 елда телевидениедән китеп, илебезнең Югары телевидение мәктәбенә укытучы булып урнаша.
