Бүген район мәдәният йортында Актанышның 1 һәм 2 санлы мәктәпләренең алтынчы, җиденче һәм сигезенче сыйныф укучыларының гомуми ата-аналар җыелышы узды.
Җыелышның рәсми өлеше башланыр алдыннан ата- аналарга профилактик фильм күрсәтелде.
Экранда- колонияләрдә җәза үтәүче балигъ булмаган балалар. Алар ачыктан-ачык үз фикерләре, адым саен авыр хәлләргә эләгүләре, үкенүләре һәм тормыш кыйммәтләрен яңадан аңлаулары турында сөйләделәр. Бу фильм алдагы сөйләшүгә җитди тон бирде.
Очрашуга Актаныш районы башлыгы — балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Ленар Рафак улы Зарипов җитәкчелек итте:
2025 нче елның 1 ноябрендә Республика Рәисе Указы нигезенедә, комиссия рәисләре итеп Район башлыкларын билгеләделәр, ягъни мин җитәклим. Бу үзгәрешләр хәзерге көндә яшь буынны тәртипле, итәгатле итеп, законнарга буйсынучы яшүсмерләр тәрбияләү максатыннан эшләнде.
Күреп торабыз яшь буын җиңел акча эшләү юлын сайлый, тискәре йогынтыларга тиз бирешә. Балаларыбызны ялгыш юлга басмавы гаилә тәрбиясе һәм контроле, мәктәп тәрбиясе һәм җәмгыять тәрбиясе көчле булганда гына чынга аша ала.
Соңгы вакытларда республикабызда (Түбән Кама), илебездә (Башкортостан) булган хәл җитәкчелекне тәрбия эшенә тирәнтен тотынуга этәргеч булды. Без дә бүген көч структуралары белән берлектә, сезнең белән берләшеп үзебезнең һәм балаларыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен сөйләшүгә җыелдык, – диде Ленар Рафак улы.
Очрашуның төп өлеше куркынычсызлык, хокук бозуларны кисәтү һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә багышланды.
Көн тәртибе буенча иң элек мәктәпләрдә террорчылыкка каршы торуны оештыру турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Илиза Камил кызы Шәехова чыгыш ясады. Ул ата-аналар уяулыгының роле турында җентекләп аңлатты.
«Актаныш үзәк район хастаханәсе» баш наркологы Иршат Хәнәфи улы Зәкиев балигъ булмаганнарның алкоголь, тәмәке, свайп ише замана агуларын куллану проблемасына игътибарны юнәлтте. Үз чыгышында ул бу яман гадәтнең медицина һәм социаль нәтиҗәләрен ачыклап сөйләде, гаилә контроле һәм тәрбиясенең мөһимлеген ассызыклады.
Актаныш районы прокуроры Линар Фәндәс улы Ибраһимов мәгариф учреждениеләренең иминлеге темасына тукталды, балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларның нинди нәтиҗәләргә китерүенә басым ясады. Ата-аналарга ул-кызларының интернет челтәрендәге аралашуларын һәрвакыт күзәтчелектә тотарга кушты.
Очрашуга Ленар Зарипов йомгак ясады. Ленар Рафак улы фильмда һәм чыгышларда күтәрелгән темалар белән бәйләп, балалар һәм яшүсмерләр арасында очрый торган күңелсез хәлләрне гаилә, мәктәп һәм барлык ведомстволарның уртак тырышлыгы белән генә булдырмый калырга мөмкин булуын билгеләп үтте.
