Татарстанда ял көннәрендә һава торышы нинди булачак?

Татарстанда ял көннәрендә һава торышы нинди булачак?

Татарстанда алдагы көннәрдә һава шартлары тотрыксыз булачак: республикада томан саклана, урыны белән яңгырлар көтелә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 3 апрель көндез һәм кич, шулай ук 4 апрель төнлә һәм иртән республика территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан күзәтеләчәк. Бу юлларда күз күремен киметергә мөмкин, шуңа күрә сак булу сорала.

4 апрель төнендә атмосфера фронты узганнан соң, кайбер районнарда яңгыр явачак. Көндез исә явым-төшем көтелми, һава торышы чагыштырмача тыныч булачак. Төнлә температура +1…+6 градус, көндез +10…+15 градуска кадәр күтәрелә.

Якшәмбе, 5 апрельдә, төнлә явым-төшем булмый диярлек, әмма урыны белән томан сакланачак. Көндез республикага циклон йогынтысы киләчәк: күпчелек районнарда бераз яңгыр, ә көнбатышта уртача яңгырлар көтелә. Температура +10…+15 градус чикләрендә кала.

Киләсе атна башында да язгы җылы һава сакланачак. 6–7 апрельдә вакыт-вакыт яңгырлар явуы ихтимал, көндезге температура +8…+13 градус тирәсендә булачак.

Синоптиклар кисәтә: томанлы һава шартларында аеруча юлларда сак булырга кирәк.