Марат Әхмәтов журналистларга: «Сез кешеләр өчен – консультант та, юрист та, яклаучы да»

Марат Әхмәтов журналистларга: «Сез кешеләр өчен – консультант та, юрист та, яклаучы да»
Марат Әхмәтов журналистларга: «Сез кешеләр өчен – консультант та, юрист та, яклаучы да»

Бүген матур традиция буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советында массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм медиатармак вәкилләре белән очрашу үтте. Иң башта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган «Новые имена/Яңа исемнәр» проекты җиңүчеләренең фотокүргәзмәсе белән танышу булды. Ул «Татамедиа»да эшләүче Аның авторы – Ләйсән Сафина.

Шуннан соң Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов медиаиндустрия вәкилләренә мөрәҗәгать итте:

Журналистика – җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше ул. Сез халык белән турыдан-туры тыгыз элемтәдә торасыз, алар язмышы белән эшлисез. Сез кешеләр өчен – консультант та, юрист та, яклаучы да. Хакимияткә актуаль проблемаларны җиткерә беләсез һәм бергәләп чишелешләр табарга омтыласыз. Әйе, медиакиңлек көннән-көн үзгәрә, тик бер генә нәрсә үзгәрешсез кала: мәгълүмат таба һәм аны тикшерә белү, укучылар белән намуслы әңгәмә алып бару. Сыйфатлы автор журналистикасы – объектив тәнкыйть, чын хис-кичерешләр белән үлчәнә һәм ул һәрвакыт кирәк булачак, – дип белдерде Марат Әхмәтов.

Җитәкче журналистика өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләргә тукталды һәм теләкләрен ирештерде.

Без күп кенә уртак проектларны гамәлгә ашырдык. Ышанам, туган телен яратучы кеше башка телләргә дә, мәдәниятләргә дә хөрмәт белән карый. Россия халыклары бердәмлеге елында бу аеруча мөһим. Без Дәүләт Советында гади принциптан чыгып эш итәбез – хакимият органнарының ачык булуы кешеләрнең ышанычын уята. Шуңа күрә парламент һәм депутатлар матбугат һәм комментарийлар бирү өчен һәрчак ачык. Моны федераль дәрәҗәдә дә таныйлар.

Кызганычка каршы, без авыл тормышы абруен шактый югалттык, гәрчә бу тулы бер фәлсәфә булса да. Сез авылның җәлеп итүчәнлеген торгызуга йогынты ясый алыр идегез. Сезгә алга таба да яңа иҗади уңышлар телим, – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.

Шулай ук Әхмәтов тармакның алдынгы вәкилләренә Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында хезмәттәшебез «Интертат» сайты редакторы Ләйсән Хафизова да бар иде. Ул күпьеллык намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен хөрмәтләнде.

Алга таба «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Журналистлар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов та чыгыш ясадылар һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан тәбрик иттеләр.

Тантаналы очрашу катнашучыларның фикер-тәкъдимнәре һәм күмәк фотосурәткә төшү белән йомгакланды.