Камал театры сезонын ябар алдыннан үзенең иң озак әзерләнгән (1 ел ярым) һәм иң кыйммәтле (бюджеты рәсми әйтелмәде) спектаклен чыгарды. «Туган батыр» — балалар һәм олылар өчен музыкаль фэнтези. Спектакльнең режиссёры – Айдар Җаббаров. Пьеса авторлары – Рүзәл Мөхәммәтшин, Зөлфәт Хәким. Композитор – Эльмир Низамов. Визуаль як чакырылган белгечләргә тапшырылган: сәхнәгә куючы рәссам-конструктор – Филипп Шейн, костюмнар буенча рәссам – Ольга-Мария Тумакова, костюмнар буенча рәссам ассистенты – Максим Головня, видео рәссам, 3D маппинг – Игорь Домашкевич, яктылык буенча рәссам – Ольга Окулова. Хореограф – Римма Саркисян.
Туган батыр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына килеп җиткәнче байтак юл узды. Туган батырның Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким язган һәм бүләк форматында бастырылган берничә том китабы бар, комикслары чыгачагы турында хәбәрләр бар, анимацион сериал төшерелде, хәтта мәктәпләрдә күрсәтергә дип һәвәскәр спектакль дә ясалган иде. Комикслар белән анимация читтәге белгечләргә заказ биреп эшләнде. Әлеге анимацион сериал, белмим, ни дәрәҗәдә көтелгән эффектны биргәндер – киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырмады кебек, әллә минем тирәлеккә генә килеп җитмәдеме икән. Ә менә Камал театрында спектакль, җитмәсә Айдар Җаббаров үзе куйгач – бу инде җитди.
Саллы бюджетына килгәндә, спектакль Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылган. Спектакль «Туган батыр» дип аталса да, иганәчесе «Туган авылым» комплексы түгел.
Спектакльгә күчкәнче башта Туган батыр персонажы турында берничә сүз.
Туган батыр – фольклор персонаж түгел, аның идея авторы һәм булдыручысы — «Туган авылым» милли комплексын оештыручы, эшмәкәр Радик Абдрахманов. Консультант – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. Радик Абдрахманов балаларның үз геройларыбызны карап үсүе кирәклеге турында сөйли һәм үз героебыз сыйфатында Туган батыр образы тәкъдим ителә. Ул Туган батырның төп 8 сыйфатка ия булуын ассызыклый килде – игелек, мәрхәмәт, чыдамлык, Аллаһка өмет баглау, юмартлык, гаделлек, сер саклый белү, тугрылык.
Бер сорау туа? Тирән тамырлы татар халкының борынгыдан килгән геройлары юкмыни соң? Нигә әле кинәт кенә яңа батыр уйлап табу ихтыяҗы туды? Татарда Алып батыр, Таң батыр, Турай батыр, Дутан батыр, ниһаять, Камыр батыр бар. Фольклорчылар тагын да өсти аладыр батырлар исемнәрен. Нигә без ул батырларны үстермичә, өр-яңаны барлыкка китердек? Ни өчен тегеләре бүгенге балаларны тәрбияләргә лаеклы түгел иде? Әлеге сигез сыйфат — игелек, мәрхәмәт, чыдамлык, Аллаһка өмет баглау, юмартлык, гаделлек, сер саклый белү, тугрылык кебек сыйфатлар аларда юк идеме? Традицион кыйммәтләр шул ук калды ләбаса һәм без әле дә ата-бабадан килгән традицион кыйммәтләр нигезендә яшибез, шуңа омтылабыз, илебезнең сәясәте дә шул юнәлештә эш итә.
Башкортлар, әнә, үзләренең «Урал батыр» эпосын ЮНЕСКОга кертергә җыена, эпосның борынгылыгын өйрәнә һәм дәлилли. Башка төрки халыклар да «төрки казаннан» үз геройларын алып үстерәләр. Ә без? Без исеме «Туган авылым» комплексына аваздаш булган өр-яңа геройга акча түгәбез. Ул геройның төгәл концепциясе дә, маҗаралары конструкциясе дә юк. Игелек, мәрхәмәт, чыдамлык, Аллаһка өмет баглау, юмартлык, гаделлек, сер саклый белү, тугрылык кебек сигез сыйфатка ия булган герой өчен жанр саен яңа сюжет уйлап табыла.
Инде икенче яктан карыйк. Ярар, республика җитәкчелеге әлеге проектны финансларга тиеш дип тапкан ди. Балаларыбызның үз геройларыбызны белеп үсүе төп максат итеп куелган икән, ни өчен Камал театры сайланган? Әйе, ул академия театры, әйе, аның яңа бинасында заманча технологияләр бар: сәхнәнең, утларның мөмкинлекләре зур. Ләкин бит безнең Казанда Кариев исемен йөрткән Яшь тамашачы театры бар, ни өчен фэнтези куярга дип ул акчаны аларга бирмәскә иде? «Туган авылым» комплексына карап торган бина ләбаса – Туган батырга якын, димәк. Ә бит уйлап карасаң, Камал театры һәм Тинчурин театры яңа бина һәм ностальгияле әсәрләр белән тамашачыны кызыктырганда, Кариев театрының андый мөмкинлеге юк. Бинасы артык җыйнак, ә аның төп тамашачысы булырга тиешле альфалар һәм зумерлар әле ностальгия яшенә җитмәгән – аларны яңа һәм кызыклы спектакльләр белән кызыксындырып була. Республика өчен безнең барлык театрлар бертигез кадерле дип уйласак, Кариев театрына мондый кыйммәтле спектакль булдыру яшь тамашачыны китерү өчен бик кирәк иде. Аның сәхнәсендә фэнтези куярлык техник мөмкинлекләр юкмы? Ә нигә юк?
Инде Камал театрында куелган спектакльнең үзенә күчик. Музыкаль спектакль өчен Рүзәл Мөхәммәтшин «Туган батыр» китаплары сюжетын да, мультфильм сюжетларын да кулланмаган – өр-яңа сюжет тудырган. Анда Зөлфәт Хәкимнән Туган батыр белән Гөлчәчәк сакланган да, йөзек саклаган, лачын да сакланган дисәм... анысы тавыкка әйләнгән, гәрчә рәссам ясаган костюмына караганда тавыкка да охшамаган.
Спектакль бүгенге Казан белән башка әкияти вакыт үлчәнешен тоташтыра – Рүзәл аны Аскы Казан дип атаган һәм ул чыннан да җир астында, чөнки Юха аны казып төшә, геройлар да Казанга Кабан күле төбеннән күтәреләләр. Спектакльнең иң явыз герое – Каракот – ул кеше хәтере белән туклана. Үзенең тугрылыклы дусты Юха казыган туннель аша җир өстенә күтәрелә һәм дөньяна яулап алырга әзерләнә.
Спектакль аннотациясеннән: Төп герой Җәүдәт – гаджетлар, видеоуеннар дөньясына баштанаяк чумган Казан үсмере, яшьләр хоккей командасы капкачысы. Очраклы рәвештә әбисе яшәгән йортның базына төшеп киткәннән соң ул Аскы Казанда – мифологик җан ияләре һәм онытылган легендалар яши торган шәһәрдә хушына килә. Монда ул үзенең ерак бабасын – Туган батырны, аның тугры юлдашы Гөлчәчәкне һәм усал Диюне очрата. Кичекмәстән алар бергә кабат Өске Казанга кайтырга, Зилант йөзеген табарга һәм кешеләрнең гореф-гадәтләре, хәтере белән тукланган явыз рухны – Каракотны тыярга, шәһәрне юкка чыгудан коткарырга тиешләр.
Без менә Җәүдәтнең Казанны коткару вакыйгасын тамаша кылабыз да инде. Спектакль шактый озак бара, персонажлар вакыт-вакыт җырлап-биеп алалар да (җырлары да, биюләре дә искиткеч – композитор Эльмир Низамов та, хореограф Римма Саркисян да суперпрофессионал) тагын алга – җиңүгә таба баралар. Фэнтези кайда да фэнтези инде: нигезе – фольклор, магия һәм автор хыялының синтезы, геройларның мифология белән тоташкан яңа дөньяларга күчүе һәм батырлыклар кылуы, әлеге дә баягы яхшылык белән яманлык көрәше. Рүзәл Мөхәммәтшин магия белән маташмаган, геройларга яңа заман казанышы булган робот-эт булыша. Җентекләп тоташтыра башласаң сюжет ертыклары да сизелә. Әмма алар артистларның осталыгы, җыр-бию белән ямап куелган, уйнала-уйнала җөй эзе дә калмаячак. Спектакльдә өлкәннәр өчен дә кызыклы «бонуслар» бар — кызларның кабартылган ирене темасыннан башлап, театрда спектакльләрдән тыш төрле шоулар куелуы һәм башка көн кадагындагы юмор очкыннары да, тарихи хәтерне кузгаткан башка репликалар. Рүзәл Диюне уңай герой итәргә уйлаган: Лачын/тавык белән Дию Туган батырның юлдашлары булып аңа ияреп йөриләр. Сөйләмгә рус сүзе кыстыручыларның башына чүмеч белән кундыру гадәте (спектакльдә Диюдән төп герой Җәүдәткә шактый эләкте) «кундырам» дип кисәтү формасында булса да көнкүрешкә керергә дә мөмкин әле. Өлкәннәр өчен уйланыр әйбер дә күп инде – блогер ана (Ләйсән Рәхимова) белән эше турында гына уйлаган ата (Алмаз Сабирҗанов), мәсәлән. Ярый әле, Җәүдәтнең менә дигән әбисе бар (Алсу Гайнуллина). Хәзер андый әбиләр дефицит ул – картаясы килмәгән һәм онык карарга вакыт тапмаган әбиләр күбрәк, ни кызганыч.
Декорацияләр гел хәрәкәттә: сәхнәдә әле генә хоккей мәйданчыгы иде, сәхнә астыннан әби йорты пәйда була, аннары Аскы Казан, су төбе, Кабан күле буе, ташландык йорт, Милли музей, Гүзәллек бәйгесе залы... Бу декорацияләрне җыю өчен театрның зур сәхнәсе ничә көн спектакль күрсәтмичә торырга тиеш була икән дип театрның тамашачы планы өчен дә борчылып куйдым әле. Ә компьютер графикасы белән басылган да изелгән инде – шулкадәр күп. Хәтта комикслар бите дә бар – монысы басылып чыгачак комикслар сериясенә рекламамы соң? Алай да ярыймыни?
Менә шушы декорацияләр арасында ике параллель дөньядагы ике герой – Туган батыр белән Җәүдәт уртак дошман Каракотка каршы, димәк, хәтер югалтуга каршы көрәшә. Туган батырга карап торган саен сорау туа – кайда соң аның батырлыгы? Ул бөтенләй көрәшмәде ләбаса, җәясен селкеп тик йөри шунда. Ә аның дусты Гөлчәчәккә карагач: «Дааа, кыз да утызда» дигән агай искә төшә. Монысы Гөлчәчәкне уйнаган Алинә Мөдәррисовага 33 яшь булуына ишарә. Җәмәгать, Камал театрында яшь кызлар бик күп бит һәм аларның бик матурлары да күп. Айдар Җаббаровның ни өчен Гөлчәчәкне карт итеп күрсәткәнен аңламадым. Карт булуы өстенә холкы да алама. Рүзәл Мөхәммәтшин да Гөлчәчәкне амазонка итебрәк ясарга теләгәнме икән соң? Бигүк барып чыкмаган, әлегә без аның бер кызның итәген урлаганын һәм кеше өенә кереп табадан рөхсәтсез генә хапыр-хопыр бәлеш ашаганын гына күрдек, бернинди батырлык та кылмады, матурлыгы да күренмәде. Туган батыры нинди, Гөлчәчәге шундыйдыр инде – иш янына куш.
Айдар белән Рүзәл икесе дә матур хатыннары белән түгәрәк гаилә корып яшәсәләр дә, ни өчендер хатын-кыз образларын гел көлке иткәннәр. Гүзәллек конкурсындагы надан кызлар көтүен генә күр инде. Ярый әле, чибәр һәм стильле Юха бар. Ләйсән Гатауллина рәхәтләнеп уйнады Юханы – сокланып карап тордык, грамм да ачу килмәде бу тискәре геройга.
Кайбер вак-төяк кимчелекләрен санаштырсам да (андый гына гаеп мулла кызында да була, диләрме әле), нигездә кызыклы гына спектакль чыгарды Камал театры. Ну и что Туган батыр маҗаралары түгел, ну и что Җәүдәт маҗаралары... ой, Дию чүмеч белән башыма кундырмасын тагын... ярар соң Туган батыр маҗаралары булмаса, күргән-белгән батырыбыз түгел... Рүзәл Мөхәммәтшин белән Айдар Җаббаров бүгенге көн зумеры Җәүдәт маҗараларын чыгарганнар – менә болай дисәк барысы да более-менее урынына утыра... ой, Дию чүмеч белән башка тондырмасын тагын…
