«Сабан туйлары бетте, ә Арча башлыклары «Ат көне» бәйрәмен уйлап тапты», дигән видео таралды социаль челтәрләрдә. Чыннан да, узган ялларда Арчаның Үзәк стадионында узган ат спорты бәйрәме Сабан туен хәтерләтте, ләкин уеннар да, ярышлар да, җырлар да атлар турында иде.
Кемдер «Ат көне» турында быел гына ишеткәндер. Әмма ул яңалык түгел – фестиваль 2015 елдан бирле үткәрелә. Узган елларны ул Арчаның Яңа Кырлай авылында, бераз таррак даирәләрдә үткәрелгән булса, быел бәйрәмнең масштабы берничә мәртәбә киңәйтелгән.
«Ат көне»нең исеме җисеменә туры килеп тора, чөнки ул көне буе барды һәм төнге унбердә генә салют белән тәмамланды. Яктыра башлауга ук Яңа Кырлайдан җайдаклар һәм аларның атлары катлаулы басу юлларыннан 120, 80, 40 километр ераклыктагы аралыкны үтәргә чыктылар.
Җиңүчеләр исемлеге («Арча хәбәрләре» сайтыннан – иск. «Интертат»):
120 километр араны беренче булып үзенең «Нигмат Терск» исемле атында Антонина Саркисян үтте. Икенче булып «Валенсия»се белән Ульяна Андрианова килде.
80 километрга узышта «Принцип Домино» исемле атында Николай Мельбард беренче, «Ласковая» аты белән Виктория Дворянкина икенче булды. 40 километр араны беренче булып «Афина» атында Ленар Усманов үтте.
«Ат көне» атчылыкны үстерү максатыннан оештырыла
Көндезге икеләрдә инде Арчаның үзендә Сабантуй мәйданында сату һәм ашау нокталары эшли башлады, ә дүрттә рәсми ачылыш булды.
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әлеге бәйрәмнең республикада атчылыкны үстерү максатыннан оештырылуын искәртте.
«Әлеге бәйрәм болай гына барлыкка килмәде. Атчылык тармагын үстерү, популярлаштыру максатыннан республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән күпсанлы эшләр башкарыла. Бүген Ат көненә илебезнең ун төбәгеннән катнашучылар җыелды. Мәскәү, Ленинград өлкәләреннән, Ставрополь краеннан, ерак аралардан килүчеләр бар», — диде ул.
Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов үзенең чыгышында татар халкының атка булган мәхәббәтен билгеләп узды.
«Татар халкы һәрвакыт ат белән яшәгән, ат белән эшләгән һәм тормыш алып барган. Шуңа күрә атларны зурлау, данлау — безнең бурычыбыз», — диде ул.
Аннан соң мәйданга төсле-төсле яулыклар һәм сөлгеләр белән бизәлгән атлар чыкты. Ә арбаларында шундый ук матур күлмәк-чалбарлардан киенгән апалар, абыйлар һәм бала-чага утырган иде. Бу – «Иң матур арба» бәйгесе катнашучылары. Белмим, кайсы арба җиңгәндер. Миңа калса, алар барысы да беренче урынга лаек.
«Аударыш» көчле рухлы егетләрне тәрбияли
Сәхнәдә концерт алга таба да дәвам итте. Бер якта көрәш тә бара иде әле, әмма ат көнендә кем көрәш карый инде – «Аударыш» карарга кирәк. Шулай булды да: бөтен халык «Аударыш» карарга җыелган иде бугай.
«Аударыш» ул — борынгы төрки милли ат спорты уены. Аның таләпләре буенча, җайдак көндәшен иярдән сөйрәп төшерергә тиеш. Көрәш татар токымлы атларда бара.
Бу уенны Лениногорск районында татар токымлы атларны үрчетүче фермер Фәрит Нәбиуллиннан башка күз алдына китереп булмый. Чөнки Татарстанга әлеге югалып баручы уенны кайтаручы һәм татар токымлы атларны торгызучы да нәкъ менә ул.
«Татарстанда без бары тик татар токымлы атларда гына көрәшәбез, чөнки үз атыбызны яхшырак аңлыйбыз. Шуңа күрә татарның үз аты булырга тиеш. Ул безнең күңелгә дә, аңга да, йөрәккә дә якын. Хәтта кыргызлар һәм казахлар да: «Сезнең атларда көрәшергә кызыграк, алар аңлап торалар», – диләр.
«Аударыш»ны 3 авырлык категориясендә үткәрдек. Егетләребезгә бу нәрсә бирә? Ир-егет кечкенәдән үк атта йөри, көрәшә икән, аның рухы көчле була. Татарга хәзер көчле рухлы егетләр кирәк, чөнки андый ир-атлар үз сүзен дә әйтә, эшен дә җиткерә ала. Авыл балаларында бу сакланган, чөнки алар кечкенәдән хезмәттә үсә, әмма шәһәр балаларына бигрәк тә җитми.
«Аударыш» иярсез оештырыла, җайдаклар җәрәхәт алмасын өчен: егылып төшкәч тиз генә яңадан атка менеп утыру мөмкинлеге бар. Шушы кагыйдәләрне тәртипкә салып, без атта көрәш буенча Республика чемпионаты, Россия турнирлары һәм быел дүртенче тапкыр Бөтендөнья чемпионатын үткәрдек. Ул Казанда узды. Анда 8 илдән һәм Россиядән карачайлар, дагыстаннар, якутлар, башкортлар, татарлар катнашты.
Хәзер бөтен Россия буенча үзебезнең Федерацияне төзү эшен алып барабыз. Чөнки алдынгы урыннар алучы егетләр «спорт мастеры» исемен алырга лаек, шуңа күрә безгә реестрга керү кирәк», – дип сөйләде ул.
Иярдән егылып төшүчеләр дә, ат астына эләгүчеләр дә булды
«Аударыш» бетеп өлгермәде, ә ипподромда инде ат чабышлары башланды. Әлбәттә, ат чабышлары җәрәхәтсез булмый. Иярдән егылып төшүчеләр дә, ат астына эләгүчеләр дә булды. Халык та, атлар да күп – мондый шартларда җайдаклар атларны контрольда тотып бетерә алмый, ә күзәтүче халык, кисәтүләргә карамастан, атлар янына якынрак килә бара. Нәтиҗәдә, җайдак та, ат астына эләккән кеше дә җәрәхәт ала.
Начар якта гына тукталмыйча, яхшы якларын да әйтәсе килә. Ат чабышларын күзәтү ул – үзе бер рәхәтлек. Дөмбердәп узып киткән атлар төркеменә карап торганда, каз тәненә кадәр чыга. Әллә куркудан, әллә сокланудан…
Шулай ук быел беренче тапкыр понилар ярышы да булды. Казанда беренче пони клубына нигез салучыларның берсе Айназ Сунгатуллина понилар ярышының үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Без 7 ел элек укучылар өчен үз ишекләребезне ачтык. Башта бездә нибары 2-3 пони гына бар иде, аннары үсә башладык. Хәзер бездә 20 дән артык ат һәм пони бар. Бездә 2,5 яшьтән алып яшүсмер яшьтәге балалар шөгыльләнә, өлкәнрәкләре дә бар. Без олимпиада спорт төрләре – конкур һәм выездка белән шөгыльләнәбез, ләкин кайчак ат чабышларында да катнашабыз. Бу балалар өчен дә, атлар һәм понилар өчен дә файдалы.
Пони чабышларында 8 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша. Алар гадәти ат чабышларына караганда хәвефсезрәк, чөнки понилар югары тизлек үстерми. Шулай да понилар арасында да җитди көрәш бара», — дип аңлатты ул.
Машина да, ат та Арчада калды
Оештыручылар катнашучыларга бик зур бүләкләр дә вәгъдә иткән иделәр. Ат чабышларының гомуми бүләкләү фонды — 2,2 миллион сум, ә нәселле атлар чабышында җиңүчгә – Lada Granta автомобиле.
Lada Granta автомобилен Арчадан Рәмзил Рахматуллинның биш яшьлек аты отты. Җайдагы Альберт Шайхутдинов иде. Аның белән кыска гына әңгәмә оештырып алдык.
Күптән шөгыльләнәсезме атчылык белән?
Минем әти 25 елга якын атлар белән шөгыльләнә. Үзем дә алтынчы сыйныйфлардан бирле шөгыльләнәм. Үзем мин шәхси эшмәкәр, тортлар җитештерәбез. Башта әзрәк эштә булып алам да, аннары көне буе атлар белән шөгыльләнәм инде.
Ничә атыгыз бар?
3 атым бар.
Җиңергә өметләр бар идеме?
«Җиңәргә шанслар бар», – дип уйлаган идём. Ләкин нәтиҗәне алдан әйтеп булмый, барысы да бәхеткә бәйле.
Ә көрәштә баш батыр булып Арчадан Альберт Ситдыйков калды. Ул Чистайдан Булат Мусинны җиңде. «Ат көне»ндә баш батырга тәкә түгел, ә ат тапшырылды. Кыскасы, Арчаның бүләкләре үзендә калды.
