«Бу проект илләрне берләштерә» - Казанда халыкара матурлык бәйгесе тәмамланды

«Бу проект илләрне берләштерә» - Казанда халыкара матурлык бәйгесе тәмамланды
«Бу проект илләрне берләштерә» — Казанда халыкара матурлык бәйгесе тәмамланды

Йөзләгән тамашачы алдында, якты утлар астында төрле илләрдән килгән чибәр кызлар сәхнәдән атлап үтте, ә җиңүчеләр көтелгән таҗны киде. Казанда БРИКС илләре арасында узган халыкара матурлык бәйгесе менә шулай тәмамланды.

Бер атна дәвамында Казанда халыкара матурлык бәйгесе гөрләде. Төрле тарафлардан килгән кызлар үзләрен күрсәтте, безне күрде һәм өчпочмак пешерергә дә өйрәнделәр. Кичә «Казан Экспо» залында бәйгегә нәтиҗә ясалды, таҗлар үз ияләрен таптылар.

Матурлык бәйгесенә килгәндә, мөмкинлек булганда барып күрергә тырышам. Кызык бит, рус эстрадасы йолдызларын һәм танылган стилист, модельерларны күрү мөмкинлеге иде бу, аларның фикерләрен ишетү дә кызык иде.

Финал кичендә подиумга үз илләренең милли киемнәрен символлаштыручы күлмәкләрдән 49 катнашучы кыз чыкты. Шулай ук бу кичне сәхнәдән Дима Билан, Клава Кока, Jony һәм L‘One чыгышларын тыңладык. Чакырылган йолдызлы кунаклар арасында исә Ольга Бузова, Филип Киркоров, Ксения Собчак, Игорь Жижикин һәм башкалар бар иде.

Халыкны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сүзләрен ирештерде.

БРИКС Халыкара матурлык бәйгесе «Мисс Россия – 2024» булган Валентина Алексееваның җиңүе белән тәмамланды. Ул Мисс БРИКС булды. Сылу кызга ювелирлар ясаган эксклюзив таҗ кидерделәр.

Мини Мисс номинациясендә Кытай вәкиле җиңүче булды, ә Миссис титулын Көньяк Африка вәкиле отты.

Һәр җиңүче алган уникаль таҗ катнашучы илләрне символлаштырган ташлар: энҗе (Кытай), морганитлар

(Бразилия), бриллиантлар (Көньяк Африка Республикасы, Россия), сапфирлар (Һиндстан, Шри-Ланка),

турмалиннар (Россия, Бразилия) һәм аквамариннар (Бразилия) белән бизәлгән. Бу таҗлар исә җиңүчедән җиңүчегә.күчеп йөри торган булачак.

Конкурс Президенты һәм җырчы Динара Сәләхова билгеләп үткәнчә, конкурс бердәмлек символына әверелгән.

Беренче тапкыр гамәлгә куелган бу проект БРИКС илләрен берләштерергә сәләтле булуын исбатлады. Бер мәдәни мәйданчыкка җыйды. Мин ышанам, бәйге дәвамлы булачак, – диде ул журналистлар белән аралашкан вакытта.

Финал тамашасында Динараның җыр премьерасы да булды.

Бәйгедә катнашучылар өчен мастер-класс уздырган Ксения Собчак чакырылган кунак булды. Ул исә конкурста катнашучы чибәрләр белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Шундый төрле, шундый сөйкемле кызлар. Алар бик акыллы, сөйләмнәре бик яхшы, дөрес сораулар бирәләр, – дип белдерде ул.

Бәйге турында ир-атлар нинди фикердә?

Иң башта «Чернобыль», «Обратная стороны луны», «Утомлённые солнцем» кинолары аша билгеле булган актёр һәм режиссёр Евгений Стычкин белән сөйләшеп алдык. Ул өйләнгән булса да, чибәр кызларга соклануын яшермәде:

«Кызларга игътибар итәмме, дип сорыйсыз? Әлбәттә! Ир-ат өчен табигый бит бу бу. Ләкин хатын-кызның тышкы кыяфәтеннән бигрәк эчке дөньясы мөһимрәк. 16 яшьтә йөзең нинди булуын табигать хәл итсә, 30дан соң инде барлык хисләре, күңел халәте йөзендә чагыла. Кешенең йөзенә карап, аның яхшы яки явыз булуын аңлап була», – диде ул.

Танылган артист Андрей Мерзликин:

«Без барыбыз да бер-беребезгә мохтаҗ. Хисләребезне уртаклашырга, кемгәдер таяныч булырга телибез. Кызларга асылташка караган кебек кадерләп карарга кирәк», – диде ул.

«Знахарь», «Обнимая небо» кинолары аркылы билгеле Даниил Страхов:

«Казан – төрле мәдәниятләрне берләштерүче шәһәр. Монда икенче кат килүем. Матурлык бәйгесе илләрне дуслаштыра. Кызлар үз илләренең гореф-гадәтләрен күрсәтәләр. Миңа исә Россиядән килгән катнашучылар аеруча ошады», – диде ул.

Жюри әгъзасы, стилист Влад Лисовец:

«Матурлык – ул тышкы күренеш кенә түгел. Яшь чакта барыбыз да чибәр, ләкин олыгайгач та матур калу – зур осталык. Кыз кешенең акыллы, белемле булуы һәм үз иленең үзенчәлеген күрсәтә алуы бик мөһим», – дип уртаклашты башта белгеч.

Сәхнә йолдызы Даниил Воробьев:

«БРИКС матурлык бәйгесе – бу илләр һәм кешеләр арасында аралашуның яңа юлы. Казан хәзер күпләрнең яраткан шәһәренә әверелә», – дип билгеләп үтте.

Купальниксыз һәм алкогольсез

Шуны ассызыклыйсы килә: оештыручылар купальникта дефиле ясаудан баш тарткан – аның урынына катнашучылар спорт костюмнарыннан дефиле ясады.

Шулай ук, конкурс дәвамында булган табыннарда исерткеч эчемлекләр дә булмады. Менә шулай шаулап-гөрләп, матур гына итеп узып китте Халыкара дәрәҗәдәге олы чара.

Киләсе елда БРИКС Халыкара матурлык һәм гүзәллек конкурсы Һиндстанда узачак.