15 мартта Татарстанның Әлмәт районында йөк машинасы катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Фаҗига нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.
Авария «Чаллы – Зәй – Әлмәт» автоюлының 80 нче чакрымында якынча 16:15 сәгатьтә килеп чыккан.
Беренчел мәгълүматларга караганда, «КАМАЗ» йөк автомобиле йөртүчесе Чаллы ягыннан Әлмәткә таба хәрәкәт иткән вакытта, юл чатыннан тыш борылыш ясаганда Kia Carnival маркалы җиңел автомобильгә юл бирмәгән. Транспорт чаралары бәрелешкән.
Һәлакәт аркасында ике кеше — 39 яшьлек машина йөртүче һәм 38 яшьлек пассажир — һәлак булган.
Хәзерге вакытта юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
