Рөстәм Миңнехановның республика районыннары буйлап эшлекле сәфәрләре дәвам итә

Рөстәм Миңнехановның республика районыннары буйлап эшлекле сәфәрләре дәвам итә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнары буенча эшлекле сәфәр кылуын дәвам итә. 10 майда башта ул Питрәч районында булды, аннан соң Теләче муниципаль районына килде. Сәфәрнең төп максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу, механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашу.

Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин хәбәр иткәнчә, бүгенгә барлык мәйданның 28%ы чәчелгән. Ул ассызыклаганча, язгы кыр эшләрен башкару өчен район бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән – орлыклар, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналары һәм техника өчен ягулык җитәрлек.

Теләче районы башлыгы билгеләп үткәнчә, ел саен авыл кешеләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен субсидияләр рәвешендә шактый акча алалар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Теләче районында чәчү эшләре яхшы оештырылган. Ул шулай ук терлекчелекне үстерүдә дә яхшы нәтиҗәләр бар, аерым алганда, районда сөт саву буенча — көндәлек күрсәткеч 74 тоннага җитә, дип төгәлләштерде.

Рөстәм Миңнеханов Теләче районына авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән барлык республика программаларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Ул аерым билгеләп үткәнчә, бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү, аларга ярдәм күрсәтү, МХОдә һәлак булганнарның гаиләләренә аеруча игътибарлы булу мөһим.

Теләче районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Алан» терлекчелек комплексында булды. Бу заманча комплекс 500 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сыер абзарын үз эченә ала, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related