«Аякларым авыру булу сәбәпле, намаз укый алмыйм. Тәһарәт ала алмыйм чөнки. Намазларым кала бит, бик борчылам. Нишләргә икән миңа?» – дип сораган Әлмәттән укучыбыз Галимә әби.
Сорауга «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов җавап бирә:
– Мондый чакта, бәдрәфтә ихтыяҗын үтәгәннән соң, истинҗә кылса (ал һәм арт юлны су белән юып чистарту), шуннан соң тәямум алса (җир затыннан булган матдәгә учлар белән сугып битне, аннан, янә сугып, терсәкләргә кадәр кулларны сыпыру), шул да җитәр. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау икән, истинҗә һәм тәямум аша да тәһарәтен кабул кылыр. Гел укымаганчы, намазын, тәямум алып, вакытында укый алса, хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә тәненә, авыруларына шифа биреп, намаз гыйбадәтен үз вакытында үтәргә җиңеллеген насыйп кылсын иде!
