Кичә Казанда Сабан туйлары гөрләде. Милли бәйрәмнәр башкаланың өч мәйданчыгында узды. Өч мәйданчыкта – өч батыр. «Интертат» 2026 елгы Казан батырлары белән таныштыра.
Сабантуйлар һәр елдагыча Казанның өч мәйданчыгында – Аккош күлендә, Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге Каенлыкларда үткәрелде. Батырлар арасында көрәштә беренче адымнарын ясаучы яшьләр дә, инде танылган көрәшчеләр дә бар иде. Өч мәйданчыктагы батырга да традицион рәвештә тәкә һәм «Lada Grantа» автомобильләре бүләк иттеләр.
Тынычлык бистәсе баш батыры – Ренас Кәлимуллин
Башкаланың төп Сабан туе – Тынычлык бистәсе Каенлыгындагы мәйданда баш батыр исеменә Ренас Кәлимуллин лаек булды. Ренас Кәлимуллин өчен быелгы ел бик уңышлы уза, ул Татарстан һәм Россия чемпионатында җиңү яулады, алда исә 25-28 июнь көннәрендә Казанда узачак дөнья чемпионатында катнашачак.
Ренас Кәлимуллин:
- 1994 елның 4 февралендә Менделеевск районы Камай авылында туган
- 6 яшеннән көрәш белән шөгыльләнә, секциядә бабасы тренеры булган
- Нигездә 80–90 кг үлчәү авырлыкларында чыгыш ясый, ярышлар алдыннан авырлыкны тиз төшерү (сгонка) остасы буларак та билгеле
- Татарстан спорт тарихында көрәш буенча Россиянең беренче атказанган спорт остасы
- Рекордлы 12 тапкыр дөнья чемпионы
- Казан шәһәренең «Зилант» командасы өчен чыгыш ясый, шунда ук тренерлык эшчәнлеген алып бара, балаларны көрәш серләренә төшендерә
Аккош күле Сабан туеның баш батыры – Булат Мусин
Казан Сабантуйлары уза торган икенче мәйданчык – Аккош күле. Монда баш батыр исеменә танылган көрәшче Булат Мусин лаек булды. Булат өчен дә әлеге ел уңышлы – ул шулай ук Татарстан һәм Россия чемпионатында җиңү яулады һәм дөнья чемпионатында катнашачак.
Булат Мусин:
- 1994 елның 29 июлендә Татарстанның Яңа Чишмә районы Чертуш авылында туган
- Соңгы елларда 100 кг авырлык категориясендә көрәшә
- 2012 елдан Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда шөгыльләнә, тренерлары: Булат Хәбибрахманов, Вакыйф Дәүләтшин
- Озак еллар Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда тренер булып эшли, яшь көрәшчеләр тәрбияли
- 2023 елның мартыннан Чистай командасына күчә, Чистайда көрәшне күтәрү, үстерү буенча җаваплы кешеләрнең берсе итеп билгеләнә
- Көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Татарстан, Россия, Дөнья чемпионы, Дөнья Кубогы иясе. «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры җиңүчесе. Күп тапкырлар Яңа Чишмә районы Сабан туеның баш батыры, Казан Сабан туе баш батыры
- Билбаулы көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы, көрәш буенча Россиянең спорт остасы
Көрәшче Булат Мусин: «Келәмдә дә тыйнаклык, җаваплылык төшенчәләрен истә тотарга кирәк»
Дәрвишләр бистәсе Сабан туе баш батыры – Радик Сәлахов
Дәрвишләр бистәсе Сабан туеның баш батыры – Радик Сәлахов. Радик – татар көрәшендә иң танылган һәм титуллы көрәшчеләрнең берсе. Батыр шулай ук киләсе атнада узачак дөнья чемпионатына җыена, быел ул инде Изге Болгар җыенында һәм Зәй районы Сабан туенда җиңү яуларга һәм машина отарга өлгерде.
Радик Сәлахов:
- 1993 елның 11 декабрендә Зәй районы Сармашбаш авылында туган
- Хәзерге вакытта Чаллы шәһәре командасы өчен чыгыш ясый
- Авырлыгы 128 кг, 130 кг категориясендә көрәшә
- Алты яшеннән келәмдә. Беренче тренеры – әтисе Сирен Сәлахов
- Энесе көрәшче Рөстәм Сәлахов, Әлмәт командасы көрәшчесе, ТР чемпионатының көмеш медале иясе
- Чаллыда металл җыю компаниясендә демонтаж буенча мастер булып эшли, «Витязь» спорт клубында Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә
- 23 яшендә өйләнгән, хатыны Алия, гаиләдә кыз һәм ул үсә
- Күп тапкырлар дөнья, Россия һәм Татарстан чемпионы
- ХXIII (2023) һәм XXV (2025) Федераль Сабан туйлары батыры, Якутиядә узган Сабан туйда аңа ТР Рәисе бүләге «Lada Grantа» машинасы һәм көтелмәгән бүләк – тәкә урынына болан тапшырдылар
- Казан Сабан туенда карьерасында 21нче машинасын отты
