19 июльдә Казанның «Елмай» паркында Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова инициативасы белән «Су буйлап» фестивале узачак.
Тамашачыларны концерт программасы, иҗади остаханәләр һәм күңел ачу чаралары көтә.
Фестивальнең төп сәхнәсендә татар эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясаячак. Тамашачылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Марат Яруллин, Рәсим Низамов, Зөфәр Билалов, «Ямьле» төркеме, «Генезис» хоры һәм башка иҗат коллективлары башкаруында җырлар тыңлый алачак.
Концерт белән беррәттән, парк кунаклары өчен милли бизәкләр белән брелок ясау буенча остаханә, интерактив уеннар һәм бүләкләр уйнату да оештырылачак.
Фестиваль 19:30 сәгатьтә башлана. Чарага керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, җәйге сезон дәвамында шәһәр паркларында төрле мәдәни һәм спорт чаралары уза. Алар арасында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларындагы бию кичәләре дә бар.
