Объектта хәзер төзелеш эшләренең йомгаклау этабы бара. Объектны якын көннәрдә тапшыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Республика Рәисен бинаның эчке төзелеше белән таныштырдылар. Универсаль спорт залында спорт һәм тренажер заллары, киенү-чишенү бүлмәләре, душ һәм тренерлар өчен бүлмәләр каралган.
Монда «Зәй» спорт мәктәбе урнашачак. Анда көрәш, ирекле көрәш, грек-рим көрәше, билбаулы көрәш, киокусинкай карате, тхэквондо һәм йөзү буенча Татарстан Республикасы һәм Россия җыелма командалары өчен спорт резервы әзерләнәчәк.
