Ипотека алырга иң җайлысы — Красноярскида яшәүчеләргә. Монда яз айлары нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 117 мең сум булса, язлый бер бүлмәле фатир өчен уртача ипотека түләве чирек өлешкә диярлек кимрәк — 89,7 мең сум.
Екатеринбургта һәм Волгоградта да вазгыять чагыштырмача яхшы, хезмәт хакы белән түләү арасындагы аерым зур түгел. Мәсәлән, Екатеринбургта хезмәт хакы 94,8 мең сум булганда, кеше ай саен ипотекага 91,1 мең сум тота (аерма 4 процент).
Волгоградта 72,6 мең сумлык хезмәт хакыннан ипотекага 66,6 меңен бирергә туры килә (аерма 9 процент). Новосибирскида ипотека түләве хезмәт хакына тигез — 92,4 мең сум. Башка шәһәрләрдә хәл начаррак — ипотека өчен бөтен хезмәт хакын биреп кенә калмыйча, өстәп тә түлисе була.
Иң зур аерма Казанда теркәлгән, монда базар ипотекасы буенча түләүләр уртача окладтан 40 процентка югарырак (ипотека өчен 163,1 мең сум, хезмәт хакы — 98,3 мең). Аннан соң Мәскәү килә, анда кредит йөкләнеше уртача хезмәт хакыннан 33 процентка артык (Росстат мәгълүматлары буенча, Мәскәү халкы айга уртача 196,8 мең сум ала), ә уртача айлык түләүнең күләме 300 мең сумга якынлаша.
Түбән Новгородта ипотека чыгымнары уртача хезмәт хакыннан нәкъ чирек өлешкә артыграк (түләү 118,2 мең сум, хезмәт хакы — 88,8 мең сум).
