«РОСТКИ»да Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнеше үсешен фаразладылар

«РОСТКИ»да Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнеше үсешен фаразладылар

Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь Россия белән Кытай арасында товар әйләнешен 300 миллиард долларга кадәр җиткерү максатын якын арада ук чынга ашарлык эш дип атады.

Бу хакта ул Казанда узучы “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IV Халыкара форумында әйтте. Аның әйтүенчә, соңгы елларда Россия белән Кытай арасындагы сәүдә үсешенең тотрыклы динамикасын күзәтелә. Өч ел рәттән илләр арасында товар әйләнеше күләме 200 миллиард доллардан артып китә. “Бу елның гыйнвар-июль айлары нәтиҗәләренә караганда, Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 159 миллиард долларга җитте, үсеш – 26 процент.

Әгәр дә мондый күрсәткечләр ел ахырына кадәр сакланса, Россия һәм Кытайның тарихи товар әйләнеше күләме тагын да күбрәк булачак”, – диде Чжоу Лицюнь. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге күрсәткечләрдән чыгып, 300 миллиард долларлык күрсәткечкә 2030 елдан да иртәрәк ирешергә мөмкин булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related