Казанда «Дрон Экспо» Халыкара күргәзмә-форумы ачылды

Казанда «Дрон Экспо» Халыкара күргәзмә-форумы ачылды

Бүген Татарстан башкаласында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Дрон Экспо» пилотсыз системалар Халыкара күргәзмә-форумы башланды. Экспозиция күргәзмә комплексының тулы бер павильонын биләгән, биредә 20дән артык илдән 200дән артык компания үз продукциясен тәкъдим итә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тулаем алганда, күргәзмә кунакларга пилотсыз системалар тармагының бөтен масштабын (детальләр ясау һәм дроннар җыюдан алып, материаллар җитештерү һәм программа тәэминаты эшләүгә кадәр) күрсәтә.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән дроннар арасында авиацион пилотсыз очкычлар иң масштаблысы иде. Компанияләр күпсанлы пилотсыз очкычлар (уч зурлыгындагы кечкенә аппаратлардан башлап, йөк ташырга сәләтле зур габаритлы машиналарга кадәр) тәкъдим итте.

Казанда «Дрон Экспо» Халыкара күргәзмә-форумы ачылды

Биредә үк пилотсыз очкычлар җитештерү өчен төрле компонентларны да күрергә мөмкин. Ә кайбер компанияләр композит материаллар җитештерү буенча махсуслашкан, шулардан әлеге комплектлау җиһазлары эшләнә.

Кайбер фирмалар тармакның IT-эшләнмәләрен тәкъдим итте. Моннан тыш, биредә пилотсыз машиналарны таба торган тулы бер комплекс та бар иде. Шулай ук экспонентлар арасында пилотсыз көймә макетын һәм сәнәгать предприятиеләре өчен роботлаштырылган җиһазны аерып күрсәтергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related