Татарстан белән Кытай яшь эшкуарлар арасында хезмәттәшлекне ныгытачак.
Бу хакта "РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек" IV халыкара форумы кырларында узган чараларның берсендә Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров әйтте. "Яшьләр дипломатиясе академиясе һәм Кытай партнёрлары белән бергә без киләчәктә дә хезмәттәшлекне оештырачакбыз һәм яшь эшмәкәрләрнең бизнес-миссияләре тәҗрибәсен үстерәчәкбез.
Безнең өчен мондый очрашуларның тәгаен килешүләргә, уртак проектларга һәм Татарстан Яшьләр бизнесы өчен яңа мөмкинлекләргә күчүе мөһим. Кытайдагы хезмәттәшләр белән турыдан-туры аралашу егетләргә партнёрлар табарга һәм үз проектларын яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирер дип ышанам", — диде ул. Кытай делегациясе вәкиле У Чао ассызыклаганча,мондый очрашуларның бурычы — фикер алышудан тәгаен проектларга күчү.
"Кытай эшмәкәрләре медицина, авыл хуҗалыгы, мебель, технологияләр җитештерү һәм башка юнәлешләр буенча Россия компанияләре белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде", — диде ул. "РОСТКИ" кысасында Казанда Татарстаннан 40 тан артык яшь эшмәкәрне һәм Кытай бизнесы вәкилләрен берләштергән яшьләр трегы узды. Катнашучылар хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышты.
