Апастан йөк төялгән машиналар кабаттан ерак юлга кузгалды.
(13 февраль, “Апастово-информ”).
Махсус хәрби операция зонасына зур күләмле ярдәм китте.
Гадәттәгечә, егетләрне райондашлар изге теләкләр юллап озатып калды. Чарада район аграр көллияте “форпостчы”лары, хәрби хезмәт ветераннарының җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, вәкилләре, дин әһелләре катнашты.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев изге теләкләрен юллады, юл догаларын укып озатып калды.
“Исән-сау барып, исән-сау ярдәмне тапшырып кайтырга Ходай Тәгалә насыйп итсен. Безнең өчен, Ватаныбызның иминлеге өчен гомерләрен кызганмыйча, сәламәтлекләрен жәлләмичә көрәшүчеләргә күркәм сабырлыклар һәм көч юлдаш булсын. Ерак юлга кузгалучыларга, ярдәм иткән җитәкчеләргә, иганәчеләргә, халкыбызга иман ныклыгы насыйп булсын”, — диде Мирхәт хәзрәт.
Районның чик сакчылары җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин халыкның ярдәм чаралары турында сөйләде.
“Гуманитар ярдәмгә халкыбыз да булыша. 746 мең сум акча җыелды. Ул акчага квадрокоптерлар, кирәкле дарулар алдык. Егетләр сораган күп төрле кирәкле әйберләр булдырдык. Райондашларга зур рәхмәт, киләчәктә дә бердәм булып яшәргә язсын”, — диде ул.
