Татарстан Рәисе яңартылган мәчетне карап чыкты һәм ремонт эшләренең нәтиҗәләрен бәяләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Арчаның үзәк мәчетендә булды. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган мәчетне карап чыкты һәм ремонт эшләренең нәтиҗәләрен бәяләде. Хәзерге вакытта ике катлы бинада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике аерым керү төркеме, уңайлы кече һәм зур гыйбадәт заллары, кирәкле техник бүлмәләр каралган.
Мәчет 1993 елда ачылган. Комплекс составына шулай ук 2022 елда ачылган Тукай исемендәге рухи-агарту үзәге һәм 2025 елда эшли башлаган изге Коръәнне ятлау үзәге керә.
Фотолар ТР Рәисе сайтыннан
