Район мәдәният үзәге дә мәдәниятнең якты учагы булудан туктамый
Мәдәният бик тә борынгы тармак ул. Аның җепләре борынгы бабаларыбызның традицияләренә, халык авыз иҗатына барып тоташа һәм һәр буынның мәдәният вәкиле үткәне белән бүгенгесен бәйләп, мәдәниятебезне баету өстендә хезмәт куя. Таланты-сәләте белән һәркем мәдәнияткә төс булырга мөмкин, әмма шул талантны ачарга, үстерергә, яшәтергә, халыкка җиткерер өчен безгә мәдәният хезмәткәрләре кирәк.
Мәдәниятебезнең һәрдаим үсештә булуын, халык җәүһәрләрен сәхнәгә чыгарып, тамашачыларын арттыра баруын күрү «мин сәхнәдән ерак» дип әйтүчеләрнең дә күңелләренә илһам орлыклары сала. Районда, республикада нинди генә бәйрәм булмасын, мөһим чаралар оештырылмасын, һәрбарчасында да мәдәният хезмәткәрләрен күрәсең, я алар җырлый-бии, күргәзмәләр оештыра. Хәтта ки фронтка да алар җиң сызганып ярдәм итә, чәйләр ясый, ашлар тутыра, сеткалар үрә.
Район мәдәният үзәге дә мәдәниятнең якты учагы булудан туктамый. Әлбәттә, эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә барышы җитәкчедән тора. Хәзерге вакытта биредә Илфат Гыйльманов директор, Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан аның белән әңгәмә корып алдык. Эшләре дә әйбәт кенә бара, бәйрәмнәргә дип оештырылган концертларны хәтта икешәр көн куялар, ике көндә дә тамаша залы шыгрым тулы була. Болайрак булса, өчәр көн дә кирәк булмагае әле, чөнки концерттан соң «бик яхшы булды!» дигән тәэсирләр өр-яңа тамашачыга да мәдәният үзәгенә юл ача.
– Сез хезмәткәр булып килгәндә район мәдәнияте ничек иде дә, сез җитәкче булып эшли башлагач ниндигә әверелде? Үзгәрешләр кертә алдыгызмы?
– Бу сорауга ничек дип җавап бирим икән инде, минем чагыштыру дөрес булмастыр ул, ни генә булса да, безнең район мәдәниятенең үзенең тоткан урыны, дәрәҗәсе бар, ул бит инде бер-ике ел эчендә генә яуланган дан-шөһрәт түгел, күп еллар биредә эшләгән кешеләрнең тырышлыгы белән ирешелгән үрләр. Элек ничек булган да, хәзер ничек, анысы безнең мәдәният өлкәсе белән танышып барган кешеләргә – тамашачыларга якыннан күренә, бу сорауга җавапны тамашачыга әйтергә җайлырактыр дип уйлыйм. Миңа кадәрге үзгәрешләр һәм мин килгәч күзәтелгән үзгәрешләр шулай ук тамашачыга күбрәк мәгълүм. Шунысын әйтә алам, мәдәнияткә кем генә килсә дә, ул һәрчак үзенчәлекле яңа сулыш алып килә һәм шуның белән халык күңелендә кала.
– Сез – Көшкәтбаш авылы егете. Авыл мәдәнияте сезгә якыннан таныш. Көшкәтбаш үзе үк талантлар ягы. Сезнең талантны туган авылыгызда күрүчеләр, үстерүчеләр булдымы? Һәм хәзер исә үзегез авыл мәдәниятенә нинди карашта? Авылда эшләүче мәдәният хезмәткәренең хәлен аңлыйсызмы?
– Туган авылым белән горурланам, кая барсам да үземне Көшкәтбаш авылы егете дип таныштырам. Талантымны күрмәделәр дип әйтә алмыйм, чөнки сәхнәгә тәүге адымым нәкъ менә мәктәп елларыннан ук, авылда укыганда ук башланды, беренче укытучым Гөлнара Рәхмәтуллинаның «Тау башына салынгандыр безнең авыл» дигән җырны җырлатуы әле дә хәтеремдә. Соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Нәкыйпова үз кул астына алып, зур сәхнәгә алып чыкты. Аның белән без бик күп шигырьләр, проза әсәрләре ятлап, дәрәҗәләргә ирештек, иң зур рәхмәтем аңа. Нәкъ менә ул булган талантны күрде, ачты, күтәрде. Авыл мәдәниятенә килгәндә, хәзер дә клуб мөдире Гүзәлия Хәсәнова белән даими аралашып торабыз, гел ярдәм итәргә тырышам, концертлар куйганда да кайтам, чыгыш ясыйм. Гомумән, авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре белән бердәмләшеп эшлибез, бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз.
– Үзегез җырлыйсыз, биисез, спектакльләр куясыз, – чын мәдәният кешесе. Җитәкче кеше җитәкчелек кенә итәргә тиештер бит инде ул, дип уйламыйсызмы?
– Юк, алай дип уйламыйм, башка өлкәдә бәлки шулайдыр ул, җитәкче кеше җитәкчелек кенә итәдер, ләкин мәдәният өлкәсендә алай түгел, кемне генә алсаң да, ул җырлый да, бии дә, шул ук спектаклендә дә уйный, – бөтен эшне дә үзебез тотып эшлибез дип әйтәсем килә. Җитәкче кеше генә дә түгел, мәдәният өлкәсендәге теләсә нинди эшне башкара ала торган кешеләр эшли мәдәнияттә.
– Ни өчен сез район җирен сайладыгыз? Шәһәрдә калу, үсү мөмкинлекләре дә булгандыр бит?
– Белмим, җитди сәбәпләре юк, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Арча педагогика көллиятен тәмамлауга контракт белән армиягә киттем, авыл, район җирен сагыну бәлки шул вакытта барлыкка килгәндер, кайтуга мәдәният өлкәсендә эш тәкъдим иттеләр, ике дә уйламыйча бирегә эшкә килдем. Һәм инде гаилә корып җибәрдем, Казан дәүләт мәдәният институтының режиссёрлык бүлегенә читтән торып укырга кердем. Калага китеп эшләп карадым мин, ләкин күңел тартмады, анда каласым килмәде, барыбер кире район җиренә эшкә кайттым.
– Район мәдәнияте шау чәчәктә дияр кайберәүләр район мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыкларын күреп, ә сез үзегез ничек уйлыйсыз? Кайсы авыл мәдәният йортларын мактар идегез, озак еллар эшләүчеләрдән, яшьләрдән кемнәрне әйтә аласыз?
– Мөгаен, шулайдыр. Әйе, бу сүзләр белән килешәм. Чөнки районда үткән кайсы гына чараны алма, һәрберсе шушы район мәдәнияте белән берлектә югары дәрәҗәдә үтә. Җирлекләрдәге авыл клубларын, мәдәният йортларын аерып әйтәсем килми, барысы да үзләренә тапшырылган эшне җиренә җиткереп эшләп киләләр, 2025 елның нәтиҗәләренә карасак, бер генә артта калган мәдәният учагы да юк. Ә инде озак еллар эшләүчеләрдән, үрнәк булып торучылардан Наилә Атабаеваны әйтер идём, үз эшенең остасы ул, бәйрәмнәрдә тиешле дәрәҗәдә сценарийлар язып сәхнәгә куючы; шулай ук Субаш мәдәният йорты директоры Хәлил Фәизов, Арбор мәдәният йорты директоры Марат Габделхаков – өчесе дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, ул исемне тикмәгә генә бирмиләр, чыннан да алар үз эшләренең чын осталары, тулаем алганда, барлык авыл клублары да үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар, һәр үткән чарада – Сабантуймы ул, 9 маймы, – район, республикакүләм чараларда бөтен авыл клуб-лары, мәдәният йортлары белән җыелып берлектә эшлибез. Яшьләргә килгәндә, алар инде бездә алай күп тә түгел, биюче Рөстәм Хәсәновны аерып әйтер идём, аның куйган биюләрен күрәсездер инде, бик матур дәрәҗәләргә ирешеп килә. Күптән түгел генә кайтып эшли башлаган Кәрим Нуриев та мәдәнияткә бирелгән егет, җырга-биюгә, уен коралларында уйнарга, алып баруга оста – бөтенесен дә җиренә җиткереп эшли торган егетләр.
– Район халкын алда нинди мәдәни яңалыклар, программалар көтә? Хезмәткәрләргә сездә дә кытлыкмы ул?
– Район халкына, Аллаһы боерса, 1 апрельгә бик матур программа әзерләп маташабыз, район күләмендә зур итеп «Бию-фест» дигән үзешчән сәнгать фестивале оештырдык. Озак-ламый Тукай көннәре, 9 май җитә. Шуннан җайлап урамдагы чараларга күчәрбез. Быел да, Аллаһы боерса, Шушма яр буе паркында тамашачыларның көтеп ала, ярата торган «Шушма моңнары» фестивален дәвам итәргә уйлыйбыз. Кадрларга бик кытлык димәс идём, әмма буш вакансияләр юк түгел, кадрлар җитмәү бөтен җирдә дә бардыр инде ул.
– Бәйрәм уңаеннан кемнәрне югары бүләкләргә тәкъдим иттегез?
– Быел бәйрәм уңаеннан Балтач мәдәният үзәгенең автоклуб җитәкчесе Римма Фәссахованы, Чапшар авылы клубы җитәкчесе Гүзәлия Вәлиеваны, Шубан авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Фәсхетдиновны югары дәрәҗәдәге бүләкләргә тәкъдим иттек.
– Форсаттан файдаланып, теләкләрегез?
– Барлык мәдәният хезмәткәрләрен, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, барысына да саулык-сәламәтлек телим. Мәдәният кешесе ул, иҗат кешесе, – иҗат чишмәләре саекмасын, тамашачыларны матур-матур чыгышлар белән сөендереп торырга язсын, тамашачылар да безнең концертларга килеп, үзләренең югары бәяләрен бирсеннәр, безне ташламасыннар диясе килә. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучыларга да хөрмәтем зур, алар район мәдәният үзәгендә эшләүче төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр. Айсылу Әсәдуллина һәм Рөстәм Хәсәнов җитәкләгән «Балкыш» җыр һәм бию ансамбле иң зур терәгебез, ансамбль вәкилләре үз эшләреннән тыш килеп, шөгыльләнеп, концертларны, бәйрәмнәрне нурга күмәләр. Римма Фәссахова җитәкчелегендәге «Сердәш» ветераннар вокаль ансамблен шулай ук тамашачыларыбыз бик ярата. Рөстәм Хәсәнов «Эра» бию коллективын да җитәкли башлады, тагын «Дар» дигән бию коллективы да бар. «Нур»(Эльвира Һадиева җитәкчелегендә), «Орхидея»(Айсылу Әсәдуллина), балалар вокаль, «Кашыкчылар» (Энҗе Шаһиева), «Мылкыд» (Татьяна Ишмурзина) ансамбльләре эшли, чараларның күпчелеге аларның ярдәме белән үтә. Үзем «Спутник» дигән балалар театр коллективын җитәкләгән идём, хәзер исә ул Балтач урта мәктәбе коллективы белән берлектә тормышка ашырыла. Әлеге театр коллективы белән дә тамашачыларны сөендерербез дип ышанып калабыз. Халык театрыбыз да бар бит әле, аны әлегә Лилия Закирова алып бара, балалар театры менә нәкъ шушы халык театры каршында оешты да инде. Карадуган, Сосна авылы халык театрлары да үрнәк булып яшәп килә. Түгәрәкләр һәр мәдәният учагында да оешкан, балалар белән дә, зурлар белән дә эшлиләр, нәтиҗәләр куанырлык. Субашлыларның керәшен ансамбле, Арборлыларның халык уен коралларында гөрләтеп уйнаулары һәм авыллардагы бию коллективларының, вокаль ансамбльләрнең югары дәрәҗәдә чыгыш ясаулары шушы түгәрәкләрнең яшь, урта, өлкән буын белән нәтиҗәле эшләвеннән гыйбарәт. Һәр эшебез документлаштырылып барыла, моның өчен хисап эшләрен үзвакытында алып баручы урынбасарым Финзилә Кәримовага зур рәхмәт. Нигез ташын ныгытып киткән, бар гомерен, сәламәтлеген район мәдәниятен үстерүгә багышлаган ветераннарыбыз, остазларыбыз алдында һәрчак башымны иям, исән-сау гомер итүләрен телим. Инде бу дөньядан киткәннәргә искә алуларыбыз дога булып барып ирешсен, рухларын шат кылсын.
– Җитәкче буларак сезне әйбәт диләр (көлешеп алдык,ав.). Сер булмаса, әйтегез әле, бәлки ул әйбәтлек сезнең контракт нигезендә хәрби эштә булуыгыздан, тормышны якыннан белүегездән гыйбарәттер?
– Кешенең начары юктыр инде аның, бөтен кеше дә әйбәттер, эшләгәндә төрле вакытлар була, килеп туган ситуацияне аңлашып, урынында-вакытында хәл итеп бетерергә генә кирәк. Әйбәт диюләре иң беренче чиратта гаиләдән, тәрбиядән килгәндер, икенчесе, мөгаен, чыннан да контракт белән армиядә хезмәт иткәннәндер, аннан инде тормыш тәҗрибәсе дә йогынты ясамый калмагандыр. 25 яшьтә генә булсам да, шушы яшемә җитеп хәйран күрелде инде, әтине дә югалттык, 19 яшемдә әти үлде. Аннан соң ике ел контракт белән хезмәт иттем, аның ике ае махсус хәрби операциягә туры килде, кырыйда гына булсам да, барыбер анда да булырга, төрле кешеләр белән очрашырга туры килде, кемнең кем, нәрсәнең нәрсә икәнлеген аңлатты тормыш.
– Бүгенге көндә энегез Илшат махсус хәрби операциядә, ничек аның хәлләре? Батыр һәм фидакарь уллар үстергән әниегез Әлфия ни хәлләрдә яшәп ята?
– Энекәш беркилеш, Аллага шөкер, апрельнең икенче яртысында чираттагы ялына кайтырга җыена. Мәскәүдә белемен күтәрү өстендә эшләп алды, чөнки тагын да зур, куәтле машинага утырырга исәбе. Әнием дә беркилеш, исән-сау гына, матур гына яшәп яталар, Аллага шөкер.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Район мәдәниятен яшәтүдә, үстерүдә тырыш хезмәт куйган һәркемгә хөрмәтләргә күмелеп, рәхмәт сүзләре генә ишетеп эшләргә язсын.
Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова.
