Чаллыда шәһәрнең 400 еллык юбилеена һәм Камаз заводында беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышлап уздырылган журналистлар бәйгесенә нәтиҗәләр ясадылар. Җыр-биюләр, ялкынлы чыгышлар белән үрелеп барган тантаналы чара Чаллы драма театрында узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу — Чаллыдагы татар журналистлары арасында уздырылган беренче бәйге! Әлеге матур чараны «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте белән берлектә «Шәһри Чаллы» газетасы оештырды.
- «Шәһри Чаллы» журналистлар бәйгесе игълан итте
Газетаның баш мөхәррире Резидә Йосыпова әйтүенчә, бәйгедә 20гә якын журналист катнашкан, мәртәбәле жюрига 40тан артык язма белән танышырга, аларны анализларга һәм гадел бәя бирергә туры килгән. Нәтиҗәдә, 10 номинациядә 14 журналистка дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Чарада катнашучыларны һәм зал тутырып килгән тамашачыларны мәртәбәле кунаклар — РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һәм шушы бәйгенең иганәчесе, «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Юнысовлар сәламләде. Шулай ук чарада «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәриповлар катнашты.
Бәйгенең җиңүчеләре:
- «Туган шәһәрем тарихы» номинациясендә — Римма Әхмәтова, Гүзәл Габдуллина;
- «Шәһәр — шәһәрдәшләр күзлегеннән» номинациясендә — Айзирә Бадикова, Зөлфия Галимова;
- «Безнең шәһәр геройлары» номинациясендә — Әлфия Ситдикова, Сәрия Гарипова;
- «Чаллы традицияләре» номинациясендә — Резидә Гасыймова;
- «Чаллы — заманча шәһәр» номинациясендә Илшат Солтанов;
- «Чаллы — күпмилләтле шәһәр» номинациясендә Резидә Камалова, Гөлназ Хәбибуллина, Рәзинә Насыйбуллина;
- «Чаллы брендлары» номинациясендә Гүзәл Мәрдәнова, Гөлчәчәк Титова;
- «Чаллы фотографияләрдә» номинациясендә Динара Шакирҗанова;
Шуларга өстәп «Матур телле журналист» номинациясендә матбугат ветераны, 87 яшьлек Заһидә Нәбиуллина бүләкләнде. Ирек Шәрипов Заһидә ханымны Татар конгрессы исеменнән Оренбург шәле белән бүләкләп тә сөендерде.
Җиңүчеләрне игълан итү Татарстанның атказанган артистлары Габидулла Хөрмәтуллин һәм Чулпан Йосыпова, «Болгар» бию театры, «Эврика» мәдәният сарае артистлары һәм башкаларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Видеоматериалны Гүзәл Якупова тәкъдим итте:
