Лашман бакчачылары җәй башыннан кар төшкәнче витаминнар белән сыйлана

Лашман бакчачылары җәй башыннан кар төшкәнче витаминнар белән сыйлана
Лашман бакчачылары җәй башыннан кар төшкәнче витаминнар белән сыйлана

Лашманнан Җанайдар һәм Рәсимә Мукашевлар 27 ел эчендә бушлык урынында могҗизалы бакча үстергәннәр. Бүген анда җиләк-җимеш агач-куакларының берничә дистә төре исәпләнә.

“Төп бакчачы – Рәсимә, мин кушканны гына эшлим”

Мукашевларда бакчачылык – гаилә эше. Җанайдар Умыркан улы үзен ярдәмче дип атый, ә төп бакчачы дип хатыны Рәсимә Нуриәхмәт кызын саный.

-Мин аны “Мичурин” дип йөртәм, – дип көлә Җанайдар абый. – Кайда нәрсә ясарга, нәрсә кадакларга, нәрсә бәйләргә – анысы минем эш. Әйткәнен генә эшлим.

Карагандадан Лашманга: 27 ел элек башланган шөгыль

Мукашевлар 27 ел элек Караганда шәһәреннән кайтып, Рәсимә апаның туган авылы Лашманда төпләнгәннәр. Алар бушлыктан шундый бакча ясаганнар.

-Болар барысы да – үзебез утырткан агач-куаклар. Алмагачлар инде картаеп та бара, – ди Рәсимә апа. – Бакчачылык эше миңа ят түгел. Карагандада ике дачабыз бар иде. Бирегә кайткач, яңа бакча ясап шөгылебезне дәвам иттек.

Беренче җиләктән — кар төшкәнче: бакчачылык серләре

Алар бакчасында җәй башыннан кар төшкәнчегә кадәр витаминнар өзелми. Беренче булып зелпе (жимолость) өлгерә.

-Бер зелпедә тәүлеклек норма С витамины бар. Бер сорты татлы, икенчесе – әчкелтемрәк. Безгә компоты бик ошый, – ди Рәсимә апа.

Уңган бакчачылар бер төрле сорт белән генә чикләнми. Интернеттан яздырып, яңа сортларны кайтарып үрчетәләр. Хәзер аларда кура җиләге – 5-6 сорт, сезонга ике тапкыр уңыш бирәләр, кар төшкәнче җиләген өзәләр, кара бөрлегәннең (ежевика) 3 сорты үсә.

Алмагач, груша, дүңкәл (ирга), чия, кара миләш, карлыган, крыжовник, балан, төче чия (черешня), виноград – һәммәсенең үз урыны.

Кура җиләге белән кара бөрлегәнне җыю уңайлы булсын өчен, аларны рәт-рәт итеп бәйләп куйганнар.

Яшелчәләр дә читтә калмаган

Теплицада кыяр, помидор, борычлар өлгерә. Баклажаннар һәм татлы борычлар өчен Җанайдар абый паликорбанаттан аерым парниклар ясаган.

-Һава торышы гел үзгәреп тора, төннәр салкын, томан да төшкәли. Яшелчәләрне теплицасыз үстерү авыр. Парниклар бик уңайлы – капкачларын көндез ачабыз, кич ябабыз, – ди Рәсимә апа.

Бакча – горурлык, чәчәкләр – җан күрке

Бакчадагы һәр агач, һәр куак хуҗалар өчен кадерле, алар турында бирелеп сөйлиләр. Ә өй алдын берсеннән берсе матур чәчәкләр бизәп тора.

Мукашевлар үзләре үстергән табигый, витаминлы җиләк-җимеш белән сыйланалар, артканнарын саталар да.