Лениногорск сулыгында яшүсмер батып үлгән

Лениногорск сулыгында яшүсмер батып үлгән

Фаҗигале хәл.

Татарстанда чираттагы фаҗига – бу юлы Лениногорск буасында. Монда 15 яшьлек яшүсмер батып үлгән.

Водолазлар һәлак булган яшүсмернең гәүдәсен ярдан 40 метр ераклыкта, 5 метр тирәнлектә тапканнар һәм аны хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.

Республика прокуратурасында су коену урыны җиһазландырылмаган, дип ачыклык керттеләр. Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау турындагы законнарның үтәлешен тикшерүгә кереште. Аның нәтиҗәләре буенча нигезләр булганда прокурор чаралары күреләчәк.

Вечерняя Казань