Чаллыда 12 катлы йортта чыккан янгыннан 10 кешене коткарганнар

Чаллыда 12 катлы йортта чыккан янгыннан 10 кешене коткарганнар

Кичә кич Чаллыда 12 катлы торак йортта янгын чыккан.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр итүенчә, 5 һәм 6 катлар арасындагы мәйданда 12 квадрат метр мәйданда җиһазлар һәм әйберләр янган.

«Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре хезмәткәрләре югары катлардан баскыч буенча коткарылучылар битлекләре ярдәмендә төтен зонасыннан 10 кешене чыгарды", – диелә хәбәрдә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, тагын бер кеше өйдән мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән. Һәлакәттә 48 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Аның 1-2 дәрәҗәдә сул кулы пешкән, ләкин ул хастаханәгә ятудан баш тарткан. Янгынның сәбәбе электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу дип фаразлана.