Арча һәм Әтнә районнары буенча яңа хәрби комиссар билгеләнде

Арча һәм Әтнә районнары буенча яңа хәрби комиссар билгеләнде

Арча һәм Әтнә районнары буенча яңа хәрби комиссар итеп Иванов Сергей Павлович билгеләнде.

Сергей Иванов 1982 елның 27 февралендә Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә туган. Чиләбе танк институтының Казан филиалын тәмамлаган, подполковник.

2022 елның 24 февраленнән 2025 елның 30 маена кадәр махсус хәрби операциядә катнашкан, күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Соңгы вакытта Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнарының хәрби комиссары булган.