20–25 апрельдә Татарстан халкы күктә сирәк астрономик күренешне күзәтә алачак.
C/2025 R3 (PANSTARRS) кометасы якыная. Галим Юрий Нефедьев сүзләренчә, бу комета Җир яныннан якынча 160 мең елга бер тапкыр гына уза.
Күк җисеме узган елның сентябрендә ачылган, ә 25 апрельдә ул Кояшка иң якын ноктасына җитәчәк һәм иң якты чорын кичерәчәк. Хәзер комета Балык йолдызлыгында урнашкан.
Белгечләр әйтүенчә, кометаны иртәнге сәгатьләрдә күзәтү уңайлырак. Аны коралсыз күз белән дә күреп була, әмма бинокль куллану яхшырак. Моның өчен ачык урын сайларга кирәк, чөнки комета горизонтка якын хәрәкәт итә.
Шулай ук астрономнар кисәтә: кояш чыкканда оптик приборларны туры Кояшка юнәлтү күзләр өчен куркыныч.
