Коллегабыз Юлай Низаев Актанышта Гамил Афзал исемендәге “Яшьләр каләме” республикакүләм иҗат фестивален 1 урын алды. Ул бәйгегә махсус хәрби операция батырларына, ватанпәрвәрлек, туган тел темаларына багышланган әсәрләрен юллаган иде.
«Шигырьләрем районкүләм җыентыкларда басылгалады. Әмма проза стилендә бу минем тәүге адымнарым гына. Әдәбият дәрьясына мине җитәкләп диярлек «Актаныш-информ» мөхәррияте, «Актаныш таңнары» газетасы каршындагы Суфиян Поварисов исемен йөрткән «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе һәм җырлар авторы Лилия Гыйлем алып керде. Әле дә ул минем әсәрләрне калыпка салучы һәм төп әдәби тәнкыйтьче. Үзем язучы һәм журналистлар династиясеннән булгангамы, картәтәм Әгъдәл Сафинович — Башкортстанның Чакмагыш районыннан чыккан әдипләр остазы булгангамы, мин әдәби өлкәдә тыйнак кына иҗат итәсем килә», — ди яшь каләм остасы Юлай.
Яшь каләм иясе, үзебезнең «Актаныш-информ» редакциясендә беренче пофессиональ адымнарын ясаган Юлай Низаевны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
