Пенсиягә өстәмәне 70 яшьтән билгеләргә тәкъдим иттеләр

Пенсиягә өстәмәне 70 яшьтән билгеләргә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов картлык буенча иминият пенсиясенә өстәмәне, хәзергеге кебек, 80нән түгел, бәлки 70 яшьтән билгеләргә тәкъдим иткән. Бу хакта “ТАСС” яза.

Хәзерге вакытта 80 яшькә җиткәч кенә пенсиянең төп өлешен икеләтә арттыру хокукы барлыкка килә. Депутат фикеренчә, бу чикне яңадан карарга кирәк. “80 яшьлек чикне (шушы яшькә җиткәч, пенсиянең төп өлеше ике тапкыр арттырыла) киметеп, 70, һичьюгында 75 яшькә калдырырга кирәк”, – дигән Нилов. Парламентчы билгеләп үткәнчә, бу җәһәттән закон проекты Хөкүмәтнең бәяләвенә җибәрелгән дә инде. Моннан тыш парламентчы, пенсионерның яшенә карап, өстәмә күләмен этаплап арттыру тәкъдиме белән чыккан. “100 яшьтән артыграк яшәүчеләребез дә бар, әмма илдә мондыйлар – бармак белән санарлык кына. Шуңа күрә аларга, шул исәптән, матди яктан да ярдәм итәргә кирәк”, – дип белдергән ул. Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта картлык буенча иминият пенсиясе иминият өлешеннән һәм төп өлештән тора. Иминият өлеше пенсия балларына бәйле булса, төп өлешне дәүләт билгели. Быел ул 9 584 сум тәшкил итә. Пенсионер 80 яшькә җиткәч, төп өлеш ике тапкыр артып, 19 169 сумга җиткерелә.

Related