«Көн саен 40 литр җыябыз» - «җиләк бизнесы» быел төшемлеме?

«Көн саен 40 литр җыябыз» - «җиләк бизнесы» быел төшемлеме?
«Көн саен 40 литр җыябыз» — «җиләк бизнесы» быел төшемлеме?

Туган ягым Мамадыш — гомер-гомергә Татарстандагы иң җиләкле районнарның берсе санала. Бездәге халык җиләкне җыеп, аннан кышка кайнатма, как ише әйберләр генә ясап калмый. Җиләк чоры күпләр өчен чып-чын урак өстенә әверелә. Аяк астында яткан акча бит ул, күтәреп аласы да, чиләгеңә саласы гына. Шуңа да бу вакытта М7 трассасының безнең районга кергән өлешендә аерым бер күңеллелек башлана. Халык отпусклар алып, гаиләләре белән җиләк җыя, җиләк сата. «Тәмле бизнес» белән шөгыльләнә, кыскача әйткәндә. Җиләге булган елны, әлбәттә.

Быел менә җиләкне әллә ни күп дип булмый. Моны үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм. Җиләк бизнесы минем үземә дә ят әйбер түгел. Студент елларында җиләк сатып, яңа уку елына матур киемнәр алырлык акчаны рәхәтләнеп эшли торган идём. Хәзер инде сатканым булмаса да, җиләк чорында өйдә утыра алмыйм. Кайнатмага, кышка катырып куярга булса да дип, җиләккә бармый калган елым юк. Быел да ялларга кайткач, җиләк җыеп, нәфесне басып кайттым. Ләкин, иң кызыгы, элегрәк җиләк мыжгып торган урыннарда сыңар җиләк тә тапмадык. Бөтенләй икенче якка баргач, елга ярыннан гына бераз җиләк җыеп алдык. Ярсу күңелне басарга шул да ярап куйды.

«Быел җиләкне бер урыннан икенче урынга күчеп йөреп җыешлы»

Күрше Урта Сон авылындагы туганнарым инде дүртенче ел рәттән җиләк бизнесы белән шөгыльләнә. Энҗе Исмәгыйлева эшеннән отпускны махсус җиләк чорына туры китереп ала. Аның белән бераз быелгы җиләк һәм тәмле бизнес турында сөйләшеп алдык.

Быел җиләк, чыннан да, башка елга караганда кимрәк, — ди Энҗе. — Тау өсләрендә, тау битләрендә, үләнле урыннарда җиләк, гомумән, юк. Уйку урыннарда гына табарга була. Башка елларда җиләкне ятып җыйсак, быел гөмбә эзләгән сыман бер урыннан икенче урында күчеп йөреп җыешлы. Өстәл кадәр урынны җыеп аласың да, беткәч, башка урын эзли башлыйсың. Дөрес, кайбер җирдә җиләк бик эре. Чыпчык башы кадәр җиләкләр дә табып кайттык, әмма әйтүемчә, урыны белән генә, — ди ул.

Исмәгыйлевлар җиләкле урыннарны алдан ук күзли башлый икән. Әле чәчәк аткан чорында ук нигъмәтле аланнарны билгеләп куялар.

Җир җиләге бакча җиләге чәчәк ата башлаган чорда чәчәк ата. Шул вакытта үзебез башка елда йөргән урыннарны карап төшәбез. Җиләккә йөри башлаганда шул шау чәчәктә утырган яланнарны күз уңында тотабыз. Башка елларда күпләп җыйган тау битләрендә быел җиләк булмаячагын белгән идек инде. Кар ятмаганмы быел ул урыннарда, белмим, ни сәбәпледер чәчәге булмады, — ди ул.

«Көн саен 40 литр җиләк җыябыз»

Тырышып җыйган кешегә алучысы да табыла. Җәй нигъмәтләренә ихтыяҗ бар. Энҗедән бәяләрен дә сораштым.

Баштарак җиләкнең 5 литрын 2000 сумга саткан идек. Хәзер инде 1500 сумга төшердек. 5 литрлы чиләкне, җиләгенә карап, 40-50 минут эчендә җыярга була. Без көн саен әни һәм балалар белән 40 литр җиләк җыябыз. Шушы җиләкне җыярга чама белән 7 сәгать вакыт китә. Инде соңгы җиләкләрне җыябыздыр, быел сезон озакка бармады. Башта яңгырлар булды, аннан кисәк кенә җылытты да, үсеп киткән җиләкләр тиз йомшара башлады. Хәзер янә корылыкка китте. Җиләк инде бу атнадан да калмас дип уйлап торам. Кояш кыздырып яфраклары куырыла бара, җиләк кибә, — ди ул.

Кыска гына вакыт аралыгында акча эшләп алу мөмкинлеге бирә торган бизнес инде бу. Шуңа да үзеңне жәлләп, челлә бит дип торыш юк. Җиләк барысына да җитә. Энҗе җиләккә әнисе һәм уллары белән йөри. Ялларда тормыш иптәше Ренат та җыеша.

Балаларны җиләккә чиратлап алып менәм. Сатарга да чиратлашып чыктылар. Быел авылыбызда мәчет яны балалар лагере оештырылган иде. Бик яратып шунда йөрделәр. Ләкин, җиләк тәмен белгән балалар буларак, җиләккә барырга да вакыт таптылар. Иң төпчебез Таһирга кадәр, иртәнге биштә торып җиләк җыярга, аннан сатарга йөрде. Тиз алып бетерсәләр, балалар, әй, сөенәләр инде. Бу ике көндә җиләк бик шәп сатылды, берсе артыннан берсе туктаган машиналарның соңгыларына җитмичә дә калды.

Балалар шул рәвешле эш тәмен, акчаны эшләп алырга кирәклеген белеп үсәләр. Табигатькә сак карарга, аңа рәхмәтле булырга өйрәнәләр. Улларыма гел кабатлыйм: «Аллаһы тәгалә биргән адәм баласына ризыгын. Кулың- аягың йөргәндә, җый рәхәтләнеп. Аяк астыңда үсеп утырган җиләктән дә күпме акча эшләргә була», — дим. Теләгең булса, бөтен кеше булдыра торган эш. Иренмәскә генә кирәк, — дип сөйләде туганым.

«Нишләп кичәге җиләк булсы-ы-н»

Сезон бетеп бару сәбәплеме икән, әллә инде, җиләк әллә ни күп булмагангамы, быел аның сатучылары да күп түгел дигән фикергә килдем әле мин. Авылга кайтканда юл буен күзәтеп кайттым. Җиләкчеләр берән-сәрән генә. Элегрәк Түбән Яке, Урта Кирмән авыллары тирәсендә бер-берсеннән 5-10 метр ара гына калдырып унбишәр сатучы басып торыр иде. Бәлки, интернетның киң кулланылышта булуы да йогынты ясыйдыр. Чөнки күпләрнең җиләккә интернет аша заказ алуларын да беләм. Көнендә җыялар да, кирәк урынына илтеп кенә бирәләр.

Икенче көнне Чаллыга китешли җиләкчеләр янына туктарга, бераз мәгълүмат тупларга ниятләгән идём. Әллә иртәнге сәгать ун җиләкчеләр өчен иртәрәк булды, юлыма нибары бер «бизнесмен» очрады.

Уразбахты янындагы юлда утыручы ап-ак яулык япкан апа әллә каян нур сибеп, үзенә тартып тора. Нәкъ менә шундый апалардан аласы килә дә әле ул җиләкне. Зөлфирә апаның (исеме үзгәртелде – авт.) алдында 3 чиләк җир җиләге һәм бер чиләк кара карлыган. Карлыганын күршесе биреп чыгарган. Җиләкнең 5 литрлы чиләген 1500 сумга, майонез чиләген 500 сумга сата. Кыскасы, җиләкне майонездан бушаган 1 литрлы чиләк белән сату отышлырак.

«Апа, иртә бит әле. Кай арада җыеп өлгердегез соң, бу, мөгаен, кичәге җиләктер инде?» — дим, үпкәләтермен дигән уйны башыма да кертмичә. «И-и, балакаем, нишләп кичәге җиләк булсы-ы-н», — ди Зөлфирә апа, инде кыза ук башлап. – Син менә бу кулларны гына кара әле. Кичә җыйган булсам, куллар шундый булыр идеме? — дип кып-кызыл булып беткән кулларын суза ул миңа. – Аннан кичәге җиләкне сатарга алып чыгып буламы инде аны. Көнендә изелеп бетә, – ди ул, йомшара төшеп. Шулай дип торганда, ышанмый кара.

«Конкурентларыгыз гел юк икән. Яке янында да сатучылар күрмәдем. Кеше җиләк сатмыймы әллә быел?» — дигән булам үземчә.

«Башта коры булды, җиләк үсә алмыйча ятты. Аннан көчле яңгырлар китте дә, чери дә башлады. Җиләкне бик сайланып кына җыябыз быел, бик аз ул», — дип аңлата әңгәмәдәшем.

Зөлфирә апа да җиләк сату белән күптәннән шөгыльләнә икән инде. Тормыш иптәше белән бергәләп җыялар. «Менә шулай пенсия акчасына өстәргә бик ярап куя ул», – ди.

Зөлфирә апа тагын да сөйләр, күңелен ачар иде дә, мин бер ялгышлык җибәрәм. Журналист икәнемне әйтеп, каян икәнен, исем-фамилияләрен сораша башлагач, әңгәмәдәшем сөйләүдән шып туктый. Каушап кала һәм: «Исемемне яза, фотога төшерә күрмә, җаным, мужик ачуланыр», — ди башлый.

Алдагы көнне үзем җиләк җыеп кайтуга карамастан, күңеле булсын дип, Зөлфирә апаның бер майонез чиләге җиләген алмый булдыра алмадым. Гел карта белән түләп өйрәнгәнгә, үзем белән акча бик сирәк йөртәм. Олы кеше булгач, «акча күчереп буламы» дип, шикләнеп кенә сораган идём. Зөлфирә апа өчен монысы да проблема булып чыкмады. Заманча ысулларны әбиләр дә, бәбиләр дә белә шул. «Сбербанкка күчер», — дип, җиләкче апа миңа телефонын сузды. Олы кешенең хәтере дә какшап китәргә мөмкин бит. Һәр кешегә номер әйтеп интекмәскә ул монда да җаен тапкан — телефонының экранына лейкопластырь ябыштырып куйган да, номерын шунда язган.

Үзе юмарт инде. Тулып бетмәгәнен күреп, икенче бер чиләгенең төбендәге җиләкләрен мин аласы майонез чиләгенә аударды. «Ник мөлдерәмәгән» дип әйтмәгән идём, югыйсә. Шулай бәйләнүчеләр бардыр, күрәсең. Башка чиләкләренә өстәргә дә җиләге калды әле. Җиләкче апага уңышлар теләдем дә, хушлаштым.

Җиләк җыеп акча эшлим дисәң дә, бу бер дә җиңел хезмәт түгел. Кояш кыздырып торганда ачык кыр-яланнарда утырып кара әле син. Җылы як та кирәк түгел, менә дигән «загар» аласың. Әле чебен-кигәвене талап бетерә. Иелеп җиләк җыю билгә төшә, йөри-йөри аяклар сызлый башлый. Ләкин эшчән бәхетне — эшендә, ялкау — төшендә күрер, ди. Уйласаң, кырда үсеп утырган нигъмәттән дә гаилә бюджетына күпме файда китерергә мөмкин бит. Өстәвенә, бертуктамый сиреналар кычкырып, күңел тынычсызлыгы бимазалап торган бүгенге заманнарда шәһәр шау-шуыннан читтә булу, кырга чыгып җиләк җыеп кайту — үзе бер дәва.