Татарстанда социаль түләүләр 2027 елдан ел саен 4 процентка артачак

Татарстанда социаль түләүләр 2027 елдан ел саен 4 процентка артачак

Татарстанда ташламалы категория гражданнарга бирелә торган акчалата түләүләр, пособиеләр һәм субсидияләр 2027–2029 елларда ел саен 4 процентка индексацияләнәчәк.

Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Индексация 2027 елның 1 гыйнварыннан, шулай ук 2028 һәм 2029 еллар башыннан гамәлгә керәчәк.

Мәсәлән, хезмәт ветераннары һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә ия булган гражданнар өчен айлык акчалата түләү 2027 елда 683 сум, 2028 елда — 711 сум, 2029 елда — 740 сум булачак.

Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл хезмәтчәннәре һәм реабилитацияләнгән гражданнарга айлык түләү 2027 елда 1017 сумга, 2028 елда — 1058 сумга, 2029 елда — 1101 сумга җитәчәк. Сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләргә тиешле түләүләр 853, 888 һәм 924 сум күләмендә булачак.

Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә дә түләүләр арта. Мәктәпкәчә яшьтәге балага айлык пособие 2027 елда 12 082 сум тәшкил итәчәк һәм 2029 елга 13 069 сумга җитәчәк. Укучыларны тоту өчен опекуннарга бирелә торган түләү дә 13 932 сумнан 15 070 сумга кадәр артачак.

Күп балалы гаиләләр өчен дә социаль ярдәм чаралары индексацияләнә. 2027 елда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен юл йөрүгә айлык субсидия 416 сум булачак. 2029 елга ул 451 сумга җитәчәк. Алты яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алуга бирелә торган түләү 186 сумнан 202 сумга кадәр артачак.

Татарстан Хөкүмәтендә билгеләп үтелгәнчә, социаль түләүләрне индексацияләү гражданнарның социаль якланышын саклауга һәм аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Пособия. фото: ТИ