Юрист Александр Манько “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә интернет челтәрендә кимсетүле-мыскыллы сүзләргә дучар булган очракта нәрсәләр эшләргә икәнен аңлаткан. Б
елгеч билгеләп үткәнчә, Административ хокук бозулар турында кодекста мыскыл итү, хурлау әдәпсез рәвештә намуска тап төшерүне аңлата.
Шул ук вакытта законда “әдәплелек”кә карата төгәл генә таләпләр күрсәтелмәгән. Бу мәсьәләне, кирәк булганда тиешле экспертиза билгеләп, судья үзе хәл кыла. Манько басым ясап әйткәнчә, тәнкыйть закон бозу булмаса да, тупас рәвештә кешегә бәйләнү прокуратурага мөрәҗәгать итү сәбәбенә әйләнергә мөмкин. Закон бозу расланган очракта, рәнҗетүчегә 10 мең сумга кадәр штраф яный.
Юрист дәлилләр җыярга: язышуның скриншотларын яки видеоязмаларын булдырырга киңәш иткән. Хәбәрләр юкка чыгарылмасын өчен материалларны нотариуста раслату хәерлерәк булачак. Шуннан соң күзәтчелек органнарына гариза тапшырырга кирәк. Моннан тыш зыян күрүче намусын һәм абруен яклау турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать итүгә һәм мораль зыянны компенсацияләүне таләп итүгә хокуклы. Шул рәвешле, интернетта рәхәтләнеп кемнәрнедер кимсетергә, хурларга мөмкин, дип уйлаучыларга законда күздә тотылган җаваплылык турында белеп торырга кирәк, дип йомгак ясаган сүзенә юрист.
