Марсель хәзрәт Кәримов: «Изге Коръәндә кеше эмбрионының үсеш дәверләре аңлатыла»

Марсель хәзрәт Кәримов: «Изге Коръәндә кеше эмбрионының үсеш дәверләре аңлатыла»
Марсель хәзрәт Кәримов: «Изге Коръәндә кеше эмбрионының үсеш дәверләре аңлатыла»

Буа мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, Буаның «Әниләр» мәчете имамы, мәктәптә тарих, җәмгыять белеме, биология, география укытучысы Марсель хәзрәт Кәримов Изге Коръәндә 1400 елга якын элек үк кеше эмбрионының үсеш этаплары аңлатылуы турында сөйләде.

Марсель хәзрәт Кәримов

Кеше организмының яралу һәм үсеш процессы медицинада 1974 елга гына тулысынча расланды. Әмма Аллаһның Китабы бу хакта кешелеккә VII гасырда ук хәбәр иткән иде. Танылган Канада анатомы һәм эмбриологы, профессор Кейт Леон Мур (Keith L. Moore) үз тикшеренүләрендә бу теманы ачып бирде.

Кейт Мур әйтә: «Берничә ел дәвамында мин Коръәнне һәм хәдисләрне өйрәндем, параллель рәвештә ана карынында яралгының үсешен күзәттем һәм шул нәтиҗәгә килдем: VII гасырда иңдерелгән Изге Китапта бүгенге фәнни нәтиҗәләр белән тулысынча туры килә торган фәнни характердагы аятләр бар. Бу ачыш мине тетрәтте».

Ана карынында яралгының цикллы үсеше идеясе 1942 елда тәкъдим ителде, ә фәнни фикер буларак ул 1974 елда гына тулысынча формалашты һәм күп тикшерүчеләр тарафыннан танылды.

Коръәндә һәм хәдисләрдә яралгының өч караңгылыкта үсүе турында ачык әйтелә. Бу мәгълүматлар соңгы фәнни мәгълүматлар белән тулысынча туры килә, алар раславынча, яралгы өч тышча астында үсә:

1. Корсак куышлыгы.

2. Аналык тышчасы.

3. Амниокорионик мембрана.

Бу өч анатомик тышча яралгыны тышкы тискәре йогынтылардан саклый.

Коръән аятләре яралгының беренче атналардагы үсеше турында хәбәр итә, яралгының «ябышкан сөлек» кыяфәтеннән «чәйнәлгән ит кисәге» кыяфәтенә күчүен җентекләп тасвирлый. Бу тасвирламаларның дөреслегенә шикләнмичә, без, шулай да, 24 көнлек яралгыны сөлекләр белән чагыштырдык һәм шаккаттык: яралгының контурлары ябышкан сөлекнең контурлары белән тулысынча туры килде. Медицинада бу чор яралгының аналыкка ябышу чоры дип билгеләнә («ябышкан сөлек» — гаҗәеп төгәл һәм образлы гыйбарә).

Аллаһның Китабы бу хакта кешелеккә VII гасырда ук хәбәр иткән.

«Һичшиксез, Без кешене саф балчыктан яралттык. Шуннан соң аны [нәселенең яралтылу матдәсен] ышанычлы бер урын [булган аналык] эчендә су тамчысы иттек. Шуннан соң ул су тамчысын [сөлек кебек аналык диварына ябышып, кан белән тукланган йомыркадан гыйбарәт] оешкан канга әверелдердек. Аннары ул оешкан канны бер чәйнәлгән ит хәленә китердек, ул чәйнәлгән ит кисәген сөякләргә әверелдердек, шуннан соң ул сөякләргә ит кундырдык. Шуннан соң аны башка бер яралтылыш белән бар иттек [тә, аны сөйләшә, ишетә, күрә белгән җанлы бер кеше хәленә китердек]. Яралтучының иң күркәме булган Аллаһ – Бик бөек».

«Әл-Мүэминүүн / Мөэминнәр» сүрәсе, 23:12-14

Шул ук вакытта гарәп телендәге «галәк» (عَلَقَةً) сүзенең өч мәгънәсе бар:

1) сөлек,

2) асылынып торучы матдә,

3) оешкан кан.

Бу сүзнең беренче мәгънәсе яралгының формасына тулысынча туры килә.

Кейт Мур шулай ук билгеләп үтә: «Фәнни мәгълүматлар буенча, аталанудан ун көн үткәч, яралгы аналыкка үтеп керә. Сигезенче атнада ул кеше формасын ала башлый, ә аналыкка кергәннән соң 50-55 көн үткәч тулысынча кеше кыяфәтенә керә. Колаклар һәм күзләр иртәрәк: дүртенче атнада, ягъни аталанудан 42 көн үткәч формалаша. Бу уңайдан без, тикшерүчеләр төркеме, Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм сүзләренә (хәдисләренә) мөрәҗәгать иткәч, таң калдык».

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«Орлык тамчысы ана карынына төшкәннән соң кырык ике көн үткәч, Аллаһ аңа фәрештә җибәрә, ул аңа (башлангыч) тышкы кыяфәт бирә һәм (яралгыда) ишетү, күрү сәләтен, тиресен, итен һәм сөякләрен яралта, аннары әйтә: «Йә Раббым, малаймы, әллә кызмы?» — һәм Раббың Үзе теләгәнчә хөкем итә, ә фәрештә (Аның карарын) язып куя. Аннары (фәрештә) сорый: «Йә Раббым, аның (гомеренең) вакыты (ничек була)?» — һәм Раббың Үзе теләгәнне әйтә, ә фәрештә (Аның сүзләрен) язып куя. Аннары (фәрештә) сорый: «Йә Раббым, аның ризыгы (ягъни язмышы) нинди булыр?» — һәм Раббың Үзе теләгәнчә хөкем итә, ә фәрештә (Аның карарын) язып куя. Аннары фәрештә кулына төргәк алып китеп бара, аңа берни дә өстәмичә һәм берни дә киметмичә».

(Мөслим, 2645).

Бүген фәндә ачыш булган күренешнең, көне-сәгатенә кадәр, бөтен нечкәлекләренә кадәр 1400 ел элек тасвирлануы могҗиза түгелме соң?!

Бу хәдистә тирән мәгънә ята. Яралгы үсеше чорында аның сөякләре, мускуллары, нерв системасы һәм сизү органнары формалаша, әмма җенес әлегә җилгесез була, һәм хәдистә шул хәбәр ителә.

Алга таба доктор Мур үзен таң калдырган башка фактларны бәян итә: «Ни өчен Коръән аятләрендә дүрт атналык яралгыны чәйнәлгән ит кисәгенә охшаталар, һәм бу чагыштыру каян килеп чыккан?

Аятьләрнең мәгънәсе яралгы үсешенең бу этабын өйрәнгәннән соң ачыкланды. 28нче көнне яралгыда җепкә тезелгән тәсбих формасындагы эзләр барлыкка килә. Формасы буенча алар теш эзләрен хәтерләтә. Без йомшак материалдан яралгы формасын ясадык һәм аны тешләп алдык. Макетны оригинал белән, ягъни 4 атналык яралгы белән чагыштыргач, аларның бик охшаш булуына инандык. Менә шуңа күрә Коръәндә кеше яралгысы үсешенең башлангыч стадиясендә «чәйнәлгән ит кисәгенә» охшатыла».

Яралгы үсеше стадияләрен өйрәнеп, Мур аларның Коръәндә 1400 ел элек нинди төгәллек белән тасвирлануына таң калган. Үз ачышы нәтиҗәләре буенча ул «Ислам өстәмәләре белән кеше эмбриологиясе» дигән яңа китап язган.

Кейт Мур Изге Коръәнне белгән булсам, Нобель премиясен 20 елга иртәрәк алыр идём, дип белдергән.

Шәхси фотоны «Интертат» сайтында куллану өчен Марсель хәзрәт Кәримов үзе бирде.