Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министрын Казан аэропортында каршы алды

Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министрын Казан аэропортында каршы алды

Татарстанга Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим килде. Бу хакта үзенең МАКС каналында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Безнең дустыбыз Әнвәр Ибраһим!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов һәм Малайзия премьер-министрын «Казан» халыкара аэропортында каршы алу видеосын урнаштырган.