Тукай районы Калмия авылы китапханәсендә эшләүче Энҗе Галиәхмәтованы белмәгән кеше әздер.
Кайда зур чара, ул шунда, кемгә нәрсә кирәк – аңарда бар. Авылдашлары үзләре үк: «Энҗе булдыра!» – дип торалар. Чыннан да, авылдашларының күңелен үзенең эш-гамәлләре белән яулап алган ул. Сөйләшкәндә дә теле телгә йокмый, тыңлап кына өлгер. Энҗе апа күптән түгел Тукай районы оештырган Төмән Сабан туеннан кайткан. Әлбәттә, күңел ачарга бармаган – тәмле пирогларын пешергән, кунакларны сыйлаган, Сабан туен да күрә алмыйча калган.
– Энҗе апа, ничек йөреп кайттыгыз? Ниләр эшләдегез?
– Эш язганга эш язган, диләр бит әле, бу шулхәтле дөрес икән (көлә). Мин ул Сабан туена биш ел барам инде. Быел бармам да дигән идём, бик чакырдылар да баш тарта алмадым. Пироглар, бәлеш пешерергә дип махсус чакырдылар, кая анда ял итеп, су кереп йөрү. Әле минем шундый гадәтем бар – мин пешергәндә кирәкле бөтен нәрсәне үзем белән алып барам. Беренче елны баргач, бер нәрсә таба алмадык, уклау да юк иде, шешәгә су тутырып, камырны шуның белән көчкә җәйдем. Хәзер инде җиде сумка булса булсын, әмма барысын да үземнекен алам. Бу юлы биш таба, 10 кг он, шикәр, күперткеч, дөге, пирогларның эчлеген, куна тактасын, уклавын – бөтенесен төяп бардым.
– Кунакларны ниләр белән сыйладыгыз?
– Өч гөбәдия, өч балан пирогы пешердем. Балан пирогының эчлеген өйдә алдан әзерләп бардым. Аннары 8 кг-лы бәлеш пешердем. Итен районнан алып килделәр. Шундагы татар кафесында пешердек. Мичләре бик әйбәт иде, барысы да яхшы, тәмле булып пеште.
– Сез бит әле пирогларны, камыр ризыкларын заказга да пешерәсез. Бәйрәм булса, авыл халкы сезгә мөрәҗәгать итә икән. Ниләр сорыйлар?
– Мин пешерергә бик яратам, шуңа аларны әзерләү дә рәхәт кенә. Кышын пирогларга заказлар күбрәк була. Өчпочмак, бәрәңге тәкәсе, балан пирогы, гөбәдия, әфлисун, күрәгә пироглары сорыйлар. Балык та кыздырам. Бәлешкә бик алынмыйм. Үзебез тоткан чуртан балыгыннан котлетлар ясыйбыз, шуларны да сорыйлар.
– Балыкка да йөрисезме?
– Әйе, ирем белән икәү. Бу минем яраткан шөгылем. Үзем дә кышын туганмынмы, бу ел фасылын аеруча яратам. Җәен җитешеп тә булмый бит әле, кайчакта төнге 1дә төшәбез, 3ләрдә кайтырга да кирәк, эшкә дә барасы бит әле. Ә кышын төштән соң балыкка төшеп була. Балыкка ирем белән Колышка йөрибез. Кайбер балыкларны тозлап киптерәбез.
Энҗе ханымның яраткан шөгыле – балык тоту.
– Җәен ниләр эшлисез?
– Өйдәге вак-төяк эшне әни эшли. Буш вакытында җиләккә йөри. Көн саен 10 литрлы чиләк тутыра. Сатып алсалар, төштән соң тагын төшеп менә. Каен җиләген дә, җир җиләген дә рәхәтләнеп җыя. Былтыр 25 чиләк сатты.
Гаиләбез ишле безнең, ирем энесе белән бергә төзелештә эшли. Ул да гел бездә. Энемнең малаен өч ел укыттык. Үзләре Сарманнан, бездә торды. Кече улыма 12 яшь, ул инвалид. Олы улыма 21 яшь, шәһәрдә эшләп йөри. Ялларга кызым Чаллыдан гаиләсе белән, оныклар белән кайта. Әле менә апалар кунакка кайтырга тиеш. Бездә гел кеше. Атна азагында шулай бергә җыелабыз, бик күңелле була. Олы маллар юк, әни риза түгел тотарга. Без аның белән бергә торабыз бит. Без гел эштә булгач, өлгермәбез дип борчыла. Казлар, үрдәкләр, бройлерлар алып торабыз инде. Бездә гел аш пешерү, икенче аш әзерләү гадәте. Ирем ашны бик яратмый, гел «второй» да кирәк. Колышта зур бакчабыз бар, кич шунда эшләп кайтабыз. Кичке аш 10-11ләргә кала. Аннан җыештырасы, заказлар булса, пешерәсе. Соң гына ятам, төнлә өч сәгать йокы җитә миңа.
– Энҗе апа, сез бала хәсрәте дә күргәнсез икән?
– Әйе... 8 яшендә Колышта яшәгән чакта улым суга батып үлде. Укырга керәсе елы иде. 30 июньдә авылдан ике бала бергә батты. 20 елдан артык вакыт үтте инде бу хәлләргә. Хәзер балама 28 яшь булыр иде. Аннары баласын югалткан хатын да, мин дә тагын бәби алып кайттык, шулай киңәш иттеләр. Бу улыма 21 яшь хәзер.
– Бәлки, шундый актив булуыгыз да бу кайгыны кичерергә ярдәм иткәндер... Авылыгызда сезнең китапханәдә кичке 9да да ут яна, дип сөйлиләр. Ничек өлгерәсез соң барысына да?
– Кышын кичке 9-10га кадәр утырган вакытлар еш була. «Утың кабынып калган!» – дип шалтыраталар кайчакта. «Калмаган, мин әле монда!» – дим. Китапханәгә күбрәк кеше йөрсен иде дип телим, барысын да сыйфатлы итеп эшлисе килә. Бөтен хезмәт хакым шунда китеп тә бара. Менә Тукай белән Җәлилнең кеше буендагы фигураларын ясаттым, һәрберсе 3әр мең сум тора. Шүрәле һәм башка персонажларның сурәтләрен дә плакат итеп ясаттым. Мин үземне башка эштә яки шәһәрдә күз алдыма да китермим.
Минем клубларым да күп. «Киңәш» ветераннар клубы бар, анда әбиләр, бабайлар белән очрашабыз, туган көннәр үткәрәбез. «Хатирә» клубында олылар белән бергә авыл тарихын җыябыз. «Өмет» балалар клубы бар.
– Энҗе апа, кайбер авылларда халыкны концертка да чыгарып булмый бит. Сез ничек китапханәгә тарта аласыз?
– Китапханә ишекләре ябылмый да диярлек. Олылар яратып йөри. Йөри генәме соң?! Урамда очратсам да: «Кайчан чакырасың әле?» – дип сорыйлар. Аларга очрашу, аралашу кирәк. Мин клубка килгән кешене чәй өстәле әзерләп сыйларга яратам, пешкән әйберләр алып киләм. Бабайларга шулпа пешерергә тырышам. Борчак боткасын, кабак ашын алар шундый яратып, мактап ашыйлар! Үзенә күрә кич утыру бу. Баштан болай сөйләшеп утырабыз, кул эше эшлибез, аннан соң чәй эчәбез. «Хатирә» клубында да рәхәтләнеп тарихны барлыйбыз. Беркемнең дә тиз генә өйләренә таралышасы килми.
– Балалар да йөриме?
– Кайчакта аларны: «Әйдәгез, китапларны урыннарыннан күчерик әле?» – дип алып керәм. Аннары кызыктырып калырга тырышам. Тәмле әйберләр белән сыйлыйм, аларга кызык булган шөгыль табам. Балавыздан шәмнәр ясыйбыз, ул хәзер модада, яшүсмерләр моны бик ярата. Маркетплейслардан үз акчама бик күп материал алам. Хәзер балалар белән дә, олылар белән дә значоклар ясыйбыз. Милли орнаментлар белән дә ясыйбыз. Әле күптән түгел социаль яклау хезмәткәре белән бергәләп олылар өчен пластилиннарга заказ бирдек. Моторикага файдалы ул. Урын өстендә ятучылар өчен бу, аларга массаж да булсын дибез.
Кул эшләре
– Киштәдәге курчакларны да үзегез бәйләдегезме?
– Курчакларны күбрәк кышын бәйлим. Курчак театры белән дә шөгыльләнеп алган идём. Байтак бәйләдем. Кайберләрен мәктәп алды инде. Кулъяулыклар да чигәм.
– Волонтёрлыктан да читтә калмыйсыз?
– Әйе, СВО башлангач, токмач басуны оештырып җибәрдем. Авылдагы апалар белән бергәләп эшлибез, кисәбез. Безнең районның китапханәләр челтәре хәрбиләргә тәмле үлән чәйләре дә әзерли. Авылдашлар да төрле үләннәр алып килә. Мин аларны кояшсыз урынга җәеп киптерәм, аннан бергәләшеп пакетларга тутырабыз.
– Энҗе апа, сез бит әле авылга багышланган китап та чыгарырга телисез?
– Әйе, китап чыгармакчы булам, әле акча җитеп бетми. Анда минем шигырьләрем, авыл турында истәлекләр, тарихи урыннар, авылның алдынгы кешеләре, алдынгы дояркалары турында бәян итәм. Дөресен әйткәндә, ял итәргә вакыт та юк. Тарихчы, журналист Михаил Черепанов белән тыгыз элемтәдә торам. Ул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләү белән шөгыльләнә. Быел да байтак кына авылдашларның кайсы җирдә ятып калганын таптык. Дәүләт бүләкләре ияләрен аерым исемлеккә барлыйлар. Хәзер сугыш кырында ятып калган авылдашларның туганнарына хәбәр хатлары әзерлим. Узган елда Михаил Черепановны авылга да чакырдык, очраштык. Эшемне яраткач, күңел биреп тотынам. Иң мөһиме, гаиләдә дә аңлыйлар – ирем кирәк җиргә алып бара, җыелышларга да йөртә, көтеп тора. Менә Төмәнгә дә җибәрделәр бит, гаиләм сүз әйтмәде. Мин өч көн өйдә булмагач, үзләренә ашарга әзерләү генә кыенрак булган.
