Күрше республикада БПЛА һөҗүме аркасында өч кеше һәлак булган

02.08.2026 11:56 · В Стране

Бүген күрше Удмуртиягә дошман пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Бу хакта республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ольга Абрамова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Ике БПЛА Удмуртия өстендә юк ителә. Төбәкнең төньягында граждан автомобиле зыян күргән. Ике кеше хастаханәгә озатылган, аларның берсе – бала.

«Кыз баланы хәле тотрыклану белән Ижевск шәһәренә китерәчәкләр. Урында барлык оператив хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — дип хәбәр итте Ольга Абрамова.