Җырчы Алсу ни өчен спорт белән актив шөгыльләнергә карар кылуы турында әйткән.
Бу хакта ул журналистларга Казанда уза торган «Яңа дулкын –2026» халыкара популяр музыка яшь башкаручылар конкурсының кызыл келәмендә сөйләде,
"Спорт белән шөгыльләнгәч үзеңне яхшы хис итәсең. Спорт белән шөгыльләнгәндә, минем энергиям арта, кәефем яхшырак һәм активрак булам. Дөнья да ачык, бай буяулар белән уйный башлый. Күбрәк эшлисем, күбрәк өлгерәсем килә. Яхшырак күренәсең, көзгедә дә үзеңә ошыйсың", — ди Алсу. Җырчы тренер белән үткән эшләнмәләр нигезендә мөстәкыйль шөгыльләнүен әйткән.
