«Хорлы караоке»: бүген казанлыларны «Черек күл» паркына җырлы кичәгә чакыралар

«Хорлы караоке»: бүген казанлыларны «Черек күл» паркына җырлы кичәгә чакыралар

Бүген, 30 июнь көнне, «Черек күл» паркында яңа төр җырлы кичә – «Хорлы караоке» чарасы үткәрелә. Кичәнең махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.

Бүгенге кичтә хор саф һавада халык тарафыннан яратып җырлана торган җырларны – «Алмагачлары», «На сиреневой луне», «Это здорово» һәм башка төр җырларны башкарачак. Һәр тамашачы зур шәһәр хорының бер өлеше була алсын өчен җырларның сүзләре экранда күрсәтелеп барачак.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла.

Җыр сәнгатен сөючеләрне паркның амфитеатрында көтәләр.

«Хорлы караоке» 20:00 сәгатьтә башлана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related