Татарстанда язгы ташулар башланды.
Бер тәүлек эчендә елгаларда суның биеклеге урыны белән 25 сантиметрга кадәр күтәрелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
«Республика елгаларында узган тәүлектә суның биеклеге күтәрелү дәвам итте, ул күпчелек сулыкларда — 1-11 сантиметр, Кама аръягы елгаларында 4-25 сантиметр тәшкил итте», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Бу билгеләр әле куркыныч күрсәткечләргә җитмәүне күрсәтә.
