23 августта Татарстанда һава температурасы +23…+28 градуска кадәр күтәреләчәк. Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, иртән республика районнарында урыны белән томан көтелә.
Казанда көндезге сәгатьләрдә термометрлар +24…+26 градус күрсәтәчәк. Көн дәвамында күкне болытлар капласа да, явым-төшем көтелми.
Җил төньяк-көнбатыштан көньякка үзгәрәчәк, тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итә. Аерым урыннарда җил 13 м/с кадәр көчәергә мөмкин.
