Ашказаны асты бизе ялкынсыну – панкреатит килеп чыгу куркынычын 2-3 тапкыр арттырырдай һәм ахыр чиктә яман шешкә китерердәй ризыклар бар. Гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов, соңгы фәнни тикшеренү нәтиҗәләренә таянып, YouTube каналындагы блогында шул хакта сөйләп үткән, дип яза “Российская газета”.
Ашказаны асты бизенә май утыруның туклану рәвешенә бик нык бәйле булуы ачыкланган. Безгә “бавырга май утыру” дигәнне еш ишетергә туры килә. Әмма башка органнарга, шул исәптән ашказаны асты бизенә дә мондый куркыныч янарга мөмкин икән. Белгеч әйтүенчә, даими рәвештә берничә ризыкка өстенлек биргән очракта, бу куркыныч бермә-бер арта.
“Иң элек эшкәртелгән итне телгә алып үтәргә кирәк. Ягъни иттән ясалган ярымфабрикатларны. Шул исәптән колбаса, сосиска, беконны. Чистартылган углеводлар – ак икмәк, камыр ризыклары да ялкынсынуга китерә”, – дип аңлатып үткән табиб.
Моннан тыш трансмайлар (үсемлек маеның, водород кушу нәтиҗәсендә, каты майга – әйтик, маргаринга әйләнүе) ялкынсынуны һаман саен “дөрләтеп” тора. Болары маргаринда, гамбургер, чисбургер ише коры-сарыда, кондитер әйберләрендә (бигрәк тә озак сакланыла торганнарында) күп.
“Ашказаны асты бизенә май утыру озак вакытлар буе үзен берничек тә сизермәскә мөмкин. Күп кенә очракларда чир корсак куышлыгына УЗИ ясаганда гына ачыклана. Ә аны табу бик мөһим. Ник дигәндә, кичекмәстән туклану рәвешен үзгәртүне таләп итә”, – дип билгеләп үткән табиб
