Казанда 1 май бәйрәмнәре чорында муниципаль парковкалардан файдаланган өчен түләү алынмаячак.
Бу хакта шәһәрнең башкарма комитеты хәбәр итә. Җомга – 1 майда Яз һәм хезмәт бәйрәме билгеләп үтелү сәбәпле, парковкалар бушлай эшли. 2-3 май – шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, бу көннәрдә дә автомобильчеләр машиналарын бушлай куя алачак.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан башкаласында гадәти эш көннәрендә муниципаль парковкалар төнге сәгатьләрдә – 19.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькәчә генә бушлай эшли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел май каникулы соңгы биш ел эчендә иң кыскасы булачак. Рәсми бәйрәм көннәренең ялларга туры килүенә бәйле бу.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
