Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, 1 майда Татарстан почта бүлекләренең эш режимын үзгәртә.
Бу көнне республикада Россия Почтасының күпчелек бүлекләре ябык булачак.
Шул ук вакытта, маркетплейслардан заказлар бирә торган бүлекләр гадәти график буенча эшләвен дәвам итәчәк.
Бәйрәм алдыннан, 30 апрельдә, почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. 1 майда почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын китермәячәк.
Компаниядә билгеләп үтүләренчә, бүлекләрнең бер өлеше үз расписаниеләре буенча эшләргә мөмкин. Почта сайтында яки мобиль кушымтада актуаль графикны ачыкларга яки якын-тирәдәге эшли торган бүлекне табарга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
