Бүген, 1 августта, Казан Татарстанның авиация башкаласына әверелә. «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм»/«Я выбираю небо» авиация бәйрәме уза. Барлык мәйданчыклар эшчәнлеге сәгать 13:00 башлана. Керү ирекле.
Бәйрәмнең максаты – яшьләрне авиация һөнәрләренә җәлеп итү. Чараның төп вакыйгасы – Казансу елгасы өстендә узачак очкычлар программасы. Авишоуда «Стриж» югары пилотаж төркеменең алты МиГ-29 истребителе, Казан авиазаводында җитештерелгән Ту-214 самолёты да очыш ясаячак.
Кунакларны күктәге программадан тыш, интерактив мәйданчыклар, авиация техникасы күргәзмәсе, концерт, төрле күңел ачу зоналары көтә. Бәйрәм Казан авиазаводының 100 яшьлек директоры Виталий Копылов истәлегенә багышлана.
Бүген 10:00–22:00 сәгатьтә Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнарында хәрәкәт чикләнергә мөмкин. Казансуда 12:00–18:00 сәгатьтә «Миллениум» күпереннән Кремль дамбасына кадәр көймәләр, гидроцикллар йөрү тыелачак.
