Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар!
Россиядә 18–20 сентябрьдә яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау узачак. Аларның нәтиҗәләре күпчелектә киләсе 5 елга дәүләтнең һәм закон чыгару эшчәнлегенең юнәлешен билгеләячәк.
Узып бара торган ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Күпмилләтле республикабыз өчен бу тема аеруча якын: мәдәниятләр, телләр һәм диннәр күптөрлелеге безне берләштерә. Без барлык халыклар тынычлыкта һәм татулыкта яши торган зур илнең бер өлешен тәшкил итәбез. Рухи көчебез сайлау нәтиҗәләрендә дә ачык чагылыш табар дип ышанам.
Россия Федерациясенең терәк төбәге буларак, Татарстан эзлекле һәм тотрыклы үсеш кичерә. Татарстанлылар бүгенге көндә тулаем илебез белән бергәләп Җиңүне якынайту өчен барысын да эшли: махсус хәрби операция уздыру зонасында батырларча бәйсезлегебезне һәм киләчәгебезне яклап көрәшә, гуманитар ярдәм күрсәтә, фронтны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итә.
Бары тик бергә булганда гына без һәммә кыенлыкларны җиңеп, Россияне һәм республикабызны үстерүгә тоткан юнәлешне саклап кала алачакбыз.
Традицион рәвештә Дәүләт Думасында Татарстан вәкилләренең абруйлы төркеме эшли. Моның нәтиҗәсендә республиканың һәм аның халкының мәнфәгатьләрен кайгырту, илкүләм мөһим проектларны һәм социаль өлкәгә кагылышлы программаларны уңышлы гамәлгә ашыру, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге туа.
Кадерле сайлаучылар!
Һәрберегез уртак Ватаныбыз һәм республикабыз ирешкән уңышларга үзеннән өлеш кертә. Киләчәгебезнең нинди булачагы да нәкъ менә сезгә бәйле. Барыгызны да җаваплы адым ясарга – сайлау участокларына килергә чакырам.
Сайлауга килегез! Гаиләгез белән килегез!» – диелгән мөрәҗәгатьтә.
