Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларын акчалата бүләкләү тәртибен раслады.
Дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмалары укытучыларына туган тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадаларында, шулай ук татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен 115 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Билгеләнгән квота буенча ел саен иң яхшы 13 белгеч бүләкләнәчәк.
Түләүне алучылар конкурс нәтиҗәсендә сайлап алып билгеләнә, аны оештыруны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үз өстенә ала. Кандидатларны бәяләгәндә, эксперт комиссиясе соңгы өч елдагы казанышлар күрсәткечләрен дә исәпкә алачак.
Әлеге бүләкләү бер мәртәбә бирелә һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
